Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 июль 2024, 15:16

Хезмәттә узган гомер

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында онытылмаслык эз калдырды. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре аны куркыныч төш кебек хәтерли. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

Хезмәттә узган гомер
Хезмәттә узган гомер

Бу авыр еллар-да авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Сугышның утлы мәхшәре Аккүз авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә. Җиңүнең 80 еллыгын каршыласак та, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен алаалмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар... Аккүз авылында яшәүче Халидә Хөснуллинаның да яшьлек елларын сугыш урлый, 94 яше белән барса да ул вакытларны хезмәт ветераны күз яшьләрсез сөйли алмый.

Картәтисе Гайнулла гаиләсе белән Татарстанның Саба районыннан Аккүз авылына килеп төпләнә. Ул бик оста тегүче була. Улы Галимулланы да (Халидәнең әтисе) әлеге һөнәрнең серләренә төшендерә. Аккүз авылының иң уңган сылуы Кәнифә Хәбиб кызына өйләнә. Тормышларына ямь өстәп беренче балалары дөньяга килә. Аңа Халидә дип исем кушалар. Арытаба гаиләдә бер-бер артлы тагы биш бала туа. Галимулла абый колхозда эшли, шулай ук авыл халкына туннар тегә. Балаларының да өс-башын карап, төрле киемнәр тегеп кенә тора. Кызганычка каршы, әти-әни кочагында иркәләнеп кенә үсеп ятканда сугыш башлана. Халидәнең әтисе беренче көннәрдән фронтка алына. Башта солдатларга тун тегәләр, арытаба аларны алгы сызыкка озаталар. 1943 елда Украина җиреннән әтисенең үлүе турында кара кәгазе килә.Гаиләдә өлкән балабуларак Халидә әнисенең олы ярдәмчесе була. Ул аның белән бергәләп колхозга эшкә йөри. Өлкәннәр белән беррәттән үгез җигеп җир тырмалый, чәчү өчен орлык ташый. Өстәвенә, кул арбасы тартып җәяүләп ничә чакрым үтә ул. 1945 елда аны тракторчы янына сукалаучы итеп куялар. Аның эше җирне сөргән трактор алдыннан фонарь тотып бару, сабаннарны карау була. Бераздан тырыш кыз тракторга утырырга мәҗбүр була. Бакалы районында тракторчылар курсын тәмамлый, кулына таныклык ала.

-Көндезләрен эшләрсең дәинде, ә менә төнге смена үзәккә үтә. Ватылсаң, хәзерге кебек басуда ярдәмче ремонт бригадалары көтеп тормый, ә барысын да үзеңә башкарырга кирәк.Төрле хәлләргә очрарга туры килде, -дип искә ала Халидә Хөснуллина. - Иң үзәккә үткәне – төнге караңгылык. Тракторның яктырткычы юк, шул сәбәпле, фонарь эләбез һәм селкенмәсен, төшеп китмәсен өчен төрле җайланмалар куябыз.

Әйе, ул дәвердә тракторчыларга төрле хуҗалыкларда эшләргә туры килә. Шулай булгач, җирләр дә, хезмәтне оештыру дәрәҗәсе дә төрлечә. Тракторчы кызларга барысына да түзәргә кирәк. Бәләкәйдән ишле гаиләдә эшләп үскән кыз кыенлыкларга бирешми, иң мөһиме, нормасын һәрвакыт арттырып үти.

Өстәвенә, кышын утын әзерләргә аны кайларга гына җибәрмиләр. Иң үзәгенә үткәне - киергә бер җылы киеме, ашарга ризык юклыгы була.

Тормыш иптәше Мирзамөхәммәт Лотфулла улы Севастопольдә диңгездә 8 ел хезмәт итә.Туган якларына әйләнеп кайткач, алар кавышып, дөнья корып җибәрәләр. Халидә әби дә тракторын калдырып, башка эшкә күчә. Арытаба тыл ветеранына сыер савырга, атлар карарга, гектарлап чөгендер эшләргә туры килә. Авылда ясле ачылгач анда хезмәт сала. Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый ул, 14 ел авыл халкыннан сөт җыя. Мирзамөхәммәт абый озак еллар авылда янгын сүндерү депосы бригадиры булып тир түгә.

Хөснуллиннар үз көчләре белән күркәм йорт тергезеп, алты балага гомер бирәләр. Аларны тәрбияләп, белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә Халидә Галимулла кызы килене Гөлчәчәк һәм төпчек улы Илфат тәрбиясендә яши. Балаларына, оныкларына, оныкачларына акыллы киңәшләрен биреп, һәр туган таңга сөенеп гомер кичерә авылыбызның ак әбисе.

Ираида Имамова. Аккүз авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: