Әти-югары категорияле табиб-хирург-травматолог, әни - Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы. Әти 12 ел элек, ә әни агымдагы елның 1 июлендә бакыйлыкка күчте. Ата-аналарны югалту теләсә кайсы яшьтә дә бик авыр, чөнки алар исән чакта без үзебезне сабыйлар итеп хис итәбез.
Әтиемнең бөтен тормышы Бөек Ватан сугышы фронтларында хәрби һәм тыныч көннәрдә район халкының сәламәтлеге сагында гражданлык бурычын үтәүнең үрнәге булып тора. Ул 19 яшендә армиягә алына, Кара диңгез флотына, Севастополь шәһәренә килгәч, яшь кызылфлотчы курсын үтә һәм «Червона Украина» крейсерына хезмәткә җибәрелә. Корабльне бомбага тоту вакытында ул каты яралана, ләкин үз бурычын үтәвен дәвам итә - яраланган сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтә. Сугыш елларында аның кулы аша меңнәрчә яралы солдатлар үтә. Беркөнне, яралыларга ярдәм иткәндә, әти үзенең сыйныфташы Әхмәтҗанов Нурулланы очрата. Нәкъ менә әти аркасында ул исән кала һәм гомеренең ахырына кадәр Дөмәй авылында мәктәп директоры булып эшли. Кадерле кешем үзенең казанышлары өчен «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. 1948 елда аны демобилизациялиләр, ә аның ике абыйсын Сталинград җире мәңгегә үз кочагына ала.
8 ел буе ул үз гаиләсен күрми. Туган якларына кайткач, 50 елдан артык район халкының сәламәтлеген саклый, фельдшердан алып район дәваханәсенең баштабибына кадәр юл үтә. Аның тырышлыгы «РСФСР атказанган табибы» исеме белән бәһалана. Әниебез, Флүрә Фәйзелгаян кызы тылда җиңү яуларга булыша: басуда башак җыя, фронт өчен бияләй һәм оекбашлар бәйли. Сугыштан соң диплом алып, 35 елдан артык укытучы булып эшли. Ул яхшылык, гаделлек, намуслылык идеалы булды. Аның укучылары игелекле, якты кеше, рухи остаз буларак җылылык белән искә алалар. Мин үзем укытучы буларак, аның әйткәнен хәтеремә салдым: укытучы өчен иң мөһиме- укучылар дәрестән белемле генә түгел, игелекле, гадел кеше булып чыгарга тиеш. Әти-әни үз вакыты белән исәпләшмичә, бар көчен үз эшләренә багышлады. Сугыштан соңгы буынга үз халкына хезмәт итү кебек сыйфат хас була. Шунысы кызганыч, бриллиант туйга кадәр җитә алмадылар. Аларның уртак тормышы шушы асылташ кебек нык, ныклы булды.
Озак еллар бергә тату яшәүләренең сере гади: үзара аңлашу, бер-береңә ихтирамлы, ярдәмчел, кайгыртучан мөнәсәбәттә, мәхәббәтле булу, килгән һәр көнгә шатлана белү. Әтиемнең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче ярдәм медикаментлары белән саквояж, фонарь алып, авыруларга велосипедта барганын хәтерлим. Беркемгә дә медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартмады, Гиппократ антына һәрвакыт тугры булды ул. Әти-әнигә бергә кинога, концертларга йөрү сирәк эләгә иде, чөнки ул елларда гомум практика табиблары җитешми. Кинотеатр, мәдәният йорты хезмәткәрләре доктор Кәбировны теләсә кайсы вакытта ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен киносеанстан чакыртып алуларын белгәнгә күрә, залдан тыныч кына чыга алсын өчен, һәрвакыт иң читтәге рәттәге урыннардан билетлар калдыралар иде. Күршеләре мәрхүм Басыйровлар, Николаевлар, Зөбәеровлар белән биктату яшәделәр. Бәйрәмнәр бергә үтте, әти баянда уйный, әни белән бергә бик матур итеп халык җырларын башкаралар иде. Әни аш-суга бик оста булды, әлегә кадәр ветеран укытучылар аның бәлеш, чәк-чәкләр тәмен искә төшерәләр.
Әти-әнинең гомерлелеге (әтигә-91, әнигә-93 яшь) игелеклелектә,ачык йөзлелектә, рухи чисталыкта һәм юмор хисенә дә бәйледер дип уйлыйм. Без, аларның балалары, оныклары, оныкачлары, кадерле кешеләребезнең лаеклы яшәве, авылдашларыбыз күңелендә яхшы эз калдыруы белән горурланабыз. Ата-ана мәхәббәте һәм кайгыртуы биргәннәре өчен рәхмәтлебез, сез безнең күңелләрдә - мәңгелек.
Кызлары Ридә Кәбирова. Югары Яркәй авылы.