Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 август 2024, 11:00

Озын гомернең сере – хезмәттә

Чияле-әтәч авылында гомер кичерүче тыл ветераны вәсимә әхмадуллина гасыр юбилеен билгеләде

Озын гомернең сере – хезмәттә
Озын гомернең сере – хезмәттә

Йөз яшен билгеләүче райондашыбыз Вәсимә Гарип кызы Әхмадуллина - күпне күргән олы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Үз гомерендә ул Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән. Бар гомерен авыл хезмәтенә багышлап, эштән тәм һәм ямь табып, озын гомерлелеген нәкъ тырышлыкка, хезмәт яратуга бәйли.

Вәсимә апаны юбилее көнне иртәннән үк кояш җылы нурларын балкытып каршы алды. Бу көнне аны котларга барча балалары, онык-оныкачлары, туганнары, якыннары, күршеләре җыелды. Юбиляр кадерлеләрен кояш кебек елмаеп, ачык йөз белән каршы алды. Матур итепкиенеп, ак яулыгын бәйләгән.

Йөзъяшәрне олы юбилее белән котларга муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Альбина Уразаева килде. Ул Русия Президентының, муниципаль район хакимияте башлыгының Котлау хатларын, “100 яшь” дип язылган пирог белән чәк-чәк, чәчәк бәйләме тапшырды. Котлауларга Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илфат Закиров та кушылды.

Юбиляр кунаклар килүенә шулкадәр сөенде, аларның барысына да рәхмәт әйтте, җылы теләкләрен җиткерде. “Йөзгә җитүнең сере хезмәтне яратып, акыллы балалар үстереп, кадер-хөрмәттә яшәү», - диде ул.

Вәсимә Әхмадуллина 1924 елның 23 июлендә Исәмәт авылында унынчы бала булып дөньяга килә. Ил өчен авыр вакытларда аның балачагы һәм яшьлеге үтә. Кызганычка каршы, төрле авырулардан соң, абый һәм апалары бакыйлыкка күчә, Вәсимә бер апасы һәм абыйсы белән генә исән кала. Кулакларны сөрү башлангач, әтиләре репрессиягә эләгеп, барбулган малларын, дөньяларын тартып алалар. Әниләре өч бала белән урамда кала. Авыл советы аларга бер йорт биреп, инде яшәп киттек дигәндә, янгын чыгып, янә гаилә ышыксыз кала. Ул вакытка апасы һәм абыйсы буй җитеп, читкә чыгып китә. Аңа бала чагыннан ук эшкә җигелергә туры килә. Кайда гына эшләмәгән ул. Вәсимә әнисе белән Гремучий Ключ авылында яшәүче әтисенең сеңлесенә яшәргә күченгәч, анда балалар йортында ашханәдә төрле эштә тырышлык сала – җыештыру, табак савыты юу һ.б. башкара. Шулвакытта Чияле Әтәч авылыннан булачак тормыш иптәше Максат белән таныша. Яшь гаилә шул чордан һәрвакыт бергә була, дөнья көтә, өч кыз бер улга гомер бирә, 59 ел кулга-кул тотынышып бәхетле гомер кичерә. 13 ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчеп, Вәсимә апа үз өендә үзе генә яши. Балалары бер өзлексез кайтып карап, тәрбияләп тора.

Юбилярыбыз бик бай: 6 оныгы, 5 оныкачы сөендереп кенә тора. Яраткан әбиләренең хәлен белеп, булышып торалар. Юбилее көнне дә аны хөрмәтләп, зурлап котладылар, якын кешеләренә булган матур теләкләрен җиткерделәр.«Әти-әниебез безгә яхшы тәрбия бирде, барыбызны да укытты, олы тормыш юлына чыгарды. Әниебезнең тормышы гади булмады. Аңа ныклы сәламәтлек телибез, исән-сау була күрсен. Ул бакча карарга ярата. Ихатадагы, бакчадагы чәчәкләр аның кулы белән үстерелгән. Бәрәңгене үзе утыртты. Без кайтканчы күмеп тә куйган. Без әрли торабыз, ул эшли тора. Эссе итеп мунча керергә ярата. Киләчәктә дә безне сөендереп, төп йортыбызда каршы алып торсын”, - ди юбилярның олы кызы.

Сугыш чорында кичергән авырлыкларны йөзъяшәр күз яшьләре аша сөйли. Бүген ул балаларына, якыннарына – һәрбарчасына бары тик тыныч, имин тормыш, сәламәтлек тели. “Хезмәтне яратыгыз. Эш булса, гомер дә була - барысы да була. Мин үзем гомер буе эшләп яшәдем. Ходаем миңа мул тормыш бирде. Рәхәт яшәдем һәм бүген дә оҗмахта яшим”, - ди Вәсимә Гарип кызы.

Капка төбеннән үк матурлык, төзеклек, чисталык хөкем сөргән хуҗалыкта бакчасында барлык яшелчәләр дә бар. Йөзъяшәр әби тормышыннан канәгать, рәхмәтләрен әйтеп, изге догаларын укып калды.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: