Гаилә пары ташландык участокларның хуҗаларыннан җирләр сатып алып, берничә ай эчендә иске йортларны сүтеп түгә. Территорияне чүп үләннәреннән тазарта. Авыл урамына ком салып, бирегә теләсә нинди ел фасылында керергә мөмкинлек булдыра. Әйтергә кирәк, ел дәвамында биредән туристлар агымы өзелмәде.
-Безнең төп бурыч - барлык уңайлыклары һәм оешканлы хезмәт күрсәтү белән табигатьтә ял итү. Безнең глемпингның шарты - мобильлек һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә органик рәвештә туры килү,- ди Алиса.
Глемпинг хужалары Алиса һәм Ринат Гәрәевлар әйтүенчә, ял базасында туристлар өчен барлык уңайлыклар булдырылган. “Краснадача” ял итү базасына район үзәгеннән 20 минутлык юл. Биредә кунаклар матур табигате белән хозурлана, мунча, хәзер популяр булган чан керә алалар.
«Без уникаль туристик потенциалга ия, аны дөрес үстерергә кирәк. Туризм тармагының кайбер юнәлешләре буенча Башкортстан Русиядә лидерларның берсенә әверелә. Республикага туристлар агымы арту - моңа дәлил”.
(Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстанда туризмны үстерү буенча киңәшмәдә чыгышыннан. 12 сентябрь, 2022 ел).
Тимур Зарипов, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары, район бизнес-шерифы:
-Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
Эшкуарлыкның алты субъектына һәм бер шәхси эшкуарга финанс ярдәме күрсәтелде. Узган елда туризм өлкәсендә өч кече һәм урта эшкуарлык субъекты, атап әйткәндә, шәхси эшкуар Алиса Гәрәеваның “Красна Дача” эко-этнотуризмы һәм ял итү базасы төзү” инвестицион проекты, “Дельта” җәмгыяте директоры Резеда Габдрахманованың “Ябалак авыл советы авыл биләмәсендә глэмпинг төзү” (Татыш ял базасы) проекты, - 6 млн. сум, “Старт” җәмгыятенең “Алма”авыл туристик экокомплексын тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән оештыру” проекты 900 мең сум грант ярдәме алды.
Районыбызда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров кушуы буенча, 2019 елның мартыннан муниципаль район хакимиятендә кече эшкуарлык субъектлары белән атна саен «Эшкуарлык сәгате» форматында утырышлар үткәрелә. Ул яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле корал. Ләкин аны дөрес файдаланырга, бизнес-план төзергә, үз теләгеңне, көчеңне һәм мөмкинлегеңне дөрес бәһаларга, сөйләшү генә түгел, ахыргы нәтиҗә мөһим икәнлеген аңларга кирәк.
Күптән түгел "КраснаДача" ял базасы төзелешенең икенче чираттагы модульле йорт – барн-хаус ачылды. Барн-хаус - ул минималистик дизайн һәм функциональлеге белән аерылып торган йортлар стиле. Аларга гади формалар, табигый материаллар һәм киң ачык киңлекләр хас. Барн-хаусларны табигатьтә яки шәһәр шартларында табарга мөмкин. Алар гадәттә шәһәр читендәге резиденция, кунакханә яки ял итү өчен коттедж буларак кулланыла. Бу бина-гармонияле дизайн аркасында бербөтен корылма. Тышкы кыяфәт төзелештә дә, бизәүдә дә табигый материалларны гына куллануны күздә тота, бу аңа экологик һәм уникальлек бирә.
-Төзелеш "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында булдырылды. Биредә телевизор, кондиционер, душ, бәдрәф, Wi-Fi, суыткыч, плитә һәм башка кирәкле әйберләр җиһазландырылды. Панорама тәрәзәле яңа, уңайлы йортлар күз явын алып тора. Һәр йортның урам өстәле һәм эскәмияләре булган үз мангал зонасы, мангал һәм шампурлар кунакларга бушлай тәкъдим ителә. Территориядә беседка, футбол һәм волейбол мәйданчыклары, таган һәм гамаклар, «Лазертаг» уены өчен полигон бар. Квадроцикл, сапбордлар, көймәләр арендасы бар. Шулай ук утын мунчасына заказ бирергә була, - дип сөйли ял базасы хуҗалары.
Биредә ял итүчеләр һәрвакыт яхшы тәэссоратлар белән кайта. Ялларын оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
Наталия Фәрхетдинова:
-Ринат Гәрәевка краснадача ял базасында шау-шулы дуслар компаниясенә яхшы оештырылган ял өчен рәхмәт белдерәбез. Бар шартлар да төгәл һәм грамоталы, сыйфатлы һәм хәвефсез уйланылган. Ә иң мөһиме, без онытылмаслык тәэссоратлар һәм хис-кичерешләр алдык.
Оксана Бондаренко:
-Территория дә,номерларда өйдәге кебек чиста һәм уңайлы, ачык йөзле персонал,безгә бик ошады.Бирегә тагынкиләчәкбез.Гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын.Сервисюгарыдәрәҗәдә, барысы да чиста һәм уңайлы.Яхшыкүңелле хуҗалар.
Алия Хуҗина:
-“Краснадача” глэмпингында саф һавада рәхәт ял итү тәэмин ителгән. Персонал ярдәмчел, һәркем үз эшенә бик җаваплы карый. Матур ял итү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Балык тоту, волейбол, футбол уйнау, ә активрак ял итәргә яратучылар өчен квадроциклда һәм сапбордларда шуу мөмкинлеге бар. Киләсе башлангычларда да уңышлар сезгә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.