Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 август 2024, 12:20

Район педагоглары игътибарына!

Җәйге каникул көннәре тәмамланып килә. Яңа уку елы башлануга да санаулы гына көннәр калды. Елдагыча, уку елы алдыннан мәгариф хезмәткәрләренең район август киңәшмәсе була. Ул мәгариф идарәсе тәкъдиме буенча төзелгән программа нигезендә үтәчәк.

Район педагоглары игътибарына!
Район педагоглары игътибарына!

22 августта киңәшмәнең пленар өлеше. Анда 2023-2024 уку елының эш йомгаклары тикшерелеп, яңа уку елына бурычлар, максатлар билгеләнәчәк.

Шулай ук программада «Школа и семья: взгляд в одном направлении» исеме астында күргәзмә оештыру, мәгариф алдынгыларын бүләкләү, хезмәт ветераннарын тәбрикләү дә каралган. Пленар утырыш 10.00 сәгатьтә район мәдәниәт сараенда башлана.

19-27 августта төрле предметлардан секцияләр үтәчәк.

Оештыру комитеты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: