Айлык барышында үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә аларны эксплуатацияләү процессында гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү куркынычы барлыкка килү куркынычын профилактикалау, шулай ук теркәлмәгән үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны ачыклау һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау буенча чаралар оештырылачак.
Чаралар Табигатьтән файдалану һәм экология, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча ЮХХДИ идарәсе инспекторлары һәм авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашлыгында узачак. Чара үткәрелгәндә теркәү документлары һәм билгеләре, машина белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм машиналарны техник карау узу турындагы документлар булуга аерым игътибар биреләчәк. Ачыкланган хокук бозулар буенча РФ законнарында каралган чаралар кулланылачак.
Рифат ГАЛЛӘМОВ, район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең әйдәүче белгече.