Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 август 2024, 14:00

Хезмәт еллары мактаулы

Югары Яркәйдә яшәүче хезмәт ветераны, озак еллар икътисадчы булып эшләп, лаек лы ялга чыккан Рәсим ГАБДРАХМАНОВ күпьеллык һәмнәтиҗәле хезмәте белән районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертә. Шушы көннәрдә ул үзенең 65 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала.

Хезмәт еллары  мактаулы
Хезмәт еллары мактаулы

Дөмәй авылында туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Рәсим Әхмәтнәгыйм улы Башкорт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Уку йортын яхшы билгеләренә тәмамлаган егеткә туган колхозында икътисадчы булырга тәкъдим итәләр. Эшчәнлекне уңышлы алып бару өчен яшь кадрның белеме җитәрлек була. Биредә ул 2000 елга кадәр фидакарь хезмәт сала.

Тирәнтен һөнәри белеме һәм аларны гамәли тәҗрибәдә уңышлы куллануы аркасында Р.Габдрахмановны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә икътисадчы вазифасына үрләтәләр. Биредә дә төгәл, эшен җиренә җиткереп, яратып башкаручы хезмәткәр буларак бәяләнә. Икътисадчыларга, бухгалтерларга хуҗалык исәп-хисабын кертү мәсьәләләре буенча ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт көннәренә гарантияләнгән акча түләүгә хезмәт хаклары күчерү буенча эшләрне оештыра, авыл хуҗалыгының барлык төрдәге хезмәтләр эшләнеше нормаларын һәм тарификацияләрне эшли. Консультация алу өчен барысы да аңа мөрәҗәгать итә - һәркемгә булышлык күрсәтә һәм киңәшен бирә.

-Хезмәт елларым күңелле бер чор булып истә калды. Хәзер дә хезмәттәшләрем белән аралашам, сөйләшәм, якты хатирәләрне уртаклашам. Лаеклы ялда булсам да, киңәшләрем белән ярдәм итәм. Һөнәрем миңа күңел күтәренкелеге бирде. Чөнки, бик яратып, теләп эшләдем, - ди ул үзе.

Әлеге вазифада эшләгәндә ул бөтен көчен, осталыгын һәм сәләтен хуҗалыкларның дөрес икътисади исәбен, хисаплылыгын һәм финанс эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерә. Җитештерү-финанс эшчәнлеге, гражданлык һәм хезмәт законнары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча даими рәвештә үз белемен күтәрү өстендә системалы эш алып бара. Икътисадчы буларак, аңа күп кенә хуҗалыклар һәм финанс проблемаларын хәл итәргә туры килә, һәм аларны уңышлы хәл итүгә аның характерындагы җаваплылык, таләпчәнлек һәм кешеләргә, аларның проблемаларына ихтирамлы мөнәсәбәт кебек сыйфатлар ярдәм итә. Ул хуҗалыкларны социаль-икътисадый үстерү программаларының үтәлешен мониторинглау эшен оста оештыра, белешмәләргә ия һәм финанс-икътисадый күрсәткечләрне даими контрольдә тота, методик ярдәм күрсәтә, җитештерүдә туган мәсьәләләрне уңышлы хәл итә.

Бүген дә ул үзенең эштәге тәҗрибәсен һәм белемнәрен хезмәттәшләре белән уртаклаша, хуҗалыклар хезмәткәрләре арасында зур абруй казана. Рәсим Габдрахмановның нәтиҗәле хезмәт еллары истәлеге булып, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Гаилә, ике баланы тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре – барысы да аның тормыш иптәше Зилә Кәүсәр кызы җилкәсенә төшә. Габдрахмановлар кызлары Ләйсәнгә һәм уллары Динарга тиешле тәрбия биреп, югары белемле итәләр. Бүгенге көндә алар гаиләле, үз дөньялары белән тормыш көтә. Картәти-картәниләрен оныклар белән сөендерә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: