Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 август 2024, 12:00

Мошенниклар тозагына эләкмәгез

Мошенниклар гамәлләреннән республика халкына 4 миллион сумнан артык зыян килгән. Таныш булмаган кешеләргә ышанып, акчагызны билгесез счетларга күчермәгез.

Мошенниклар тозагына  эләкмәгез
Мошенниклар тозагына эләкмәгез

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 3нче полиция бүлегенә 21 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Гариза бирүче аңа янәсе банк хезмәткәреннән шалтырату килүен сөйләде. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр «аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышалар” һәм кызны операцияләрне булдырмау өчен “зеркальный кредит” рәсмиләштерергә күндерә. Ялган хезмәткәргә ышанып, зыян күрүче шундый гамәл башкара һәм шалтыратучының даими контролендә булып, 120 мең сум күләмендә кредит акчаларын мошенникның счетына күчергән.

Гражданнарга шуны истә тотарга кирәк, банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджерларга шалтыратмый, язышудагы документларның фотосурәтләрен җибәрми, ә аватарга җинаятьчеләр рәсми оешмаларның логотипларын куя. Мондый алдауга Кырмыскалы районында яшәүче 57 яшьлек хатын эләгә. Ул полицейскийларга үзенең Уфага туганнарын күрергә килүе турында сөйли. Сәфәре вакытында аның телефонына популяр мессенджер аша шалтырату керә. Аватаркада көчләр органы логотибы килеп чыга. Шалтыратучы үзен хокук саклау ведомствосы хезмәткәре дип таныштыра һәм гражданканы куркытып, килеп туган проблеманы берничә шартны үтәп хәл итәргә күндерә – ул күрсәткән счетка күпмедер сумманы күчерергә куша. Пенсионер шулай эшли дә. 430 мең сумнан артык булган үз банк счетыннан акчаларны җинаятьче әйткән реквизитлар буенча күчерә. Ялган-хокук саклау ведомствосы хезмәткәре хатын-кызга кертелгән барлык акчаларны кайтарырга вәгъдә итә. Ләкин бу буш вәгъдәләр генә булып кала.

Күпчелек эшкуарлар интернет челтәрендә урнаштырылган популяр социаль платформалар аша сату, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Әмма кайвакыт мондый битләр белән мошенниклар идарә итә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 5 нче полиция бүлегенә 18 яшьлек граждан мөрәҗәгать итә. Уфалы хезмәткәрләргә социаль челтәр аша 28 мең сумлык “ВАЗ-2105” автомобилен сатып алырга карар кылуы турында сөйли. Башта ир-ат 10 мең сум күләмендә алдан түләү кертә, шуннан соң сатучы егетне үзе күрсәткән счетка тагын 40 мең сум күчерергә күндерә. Башка алдап булмаячагын аңлагач, элемтәгә чыгудан туктый. Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Банк хезмәткәре беркайчан да сездән мошенниклык гамәлләрен булдырмау өчен кредит рәсмиләштерүне, акчаны «имин» яки «резерв» счетларга күчерүне, карта буенча мәгълүмат сорамаячак. Әгәр сезгә янәсе банк яки көч структуралары хезмәткәрләреннән (полиция, ФСБ һ.б.) сезнең исемгә кредит рәсмиләштерү яки аны билгесез итеп рәсмиләштерү омтылышы, янәсе счеттан санкцияләнмәгән акча күчерү турында хәбәр белән шалтырату килсә, кичекмәстән әңгәмәне өзегез. Алынган мәгълүматны ачыклау өчен банкыгызның кайнар линиясенә шалтыратыгыз яки кредит учреждениесе бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итегез.

Район эчке эшләр бүлегенә районда яшәүче гражданнан гариза килә. Ир-атка шалтыратып, үзен Үзәк банк вәкиле дип таныштыралар. Шулай ук ватсап мессенджерына видеоэлемтә аша шалтыратып, үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныталар. Мошенниклар аны кредит рәсмиләштерергә һәм чит счетка 243 000 сум күләмендә акча күчерергә күндерә, шуның белән аңа шактый милек зыян китерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: