Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 август 2024, 16:25

Караидел янә журналистларны җыйды

23 августта Караидел районының Павловка сусаклагычы янында ел саен уза торган "Журфест - 2024" журналистика фестивале үтте.

Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды

Әлеге чара Караиделдә өченче тапкыр узды. Әйтергә кирәк, журналистлар фестивале Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды акчаларына уздырыла.
Биредә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша, үзара тәҗрибә уртаклаша.
Фестивальдә безнең хезмәткәрләр дә катнашып, югары бүләкләргә иреште. Директор (баш мөхәррир) Лира Шамил кызы Гәрәева һәм вёрстка буенча инженер Гөлфирә Рәхимҗан кызы Зиннәтуллина югары һөнәри осталыклары һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Чарада журналистларны Башкортстан Республикасының Матбугат агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Арямнова сәламләде.

- Форум матбугат өлкәсендә, интернет-басмада, телевидение һәм радиода эшләгән барлык журналистларны берләштерә. Безнең команда республика медиаелъязмасын алып бара. Үз эшегезнең остасы булуыгыз һәм төпле акылыгыз белән алга таба да Башкортстанның үсешенә өлеш кертерсез, дип ышанам, – диде Елена АРЯМНОВА.

Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды
Караидел янә журналистларны җыйды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: