Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафыйкова, Башкортстанның Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Миңнуллина, әдипнең туганнары, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Республика җитәкчелеге эзлекле рәвештә Башкортстанда мәдәнияткә ярдәм күрсәтә һәм үстерә.
- 2023 елда гына да мәдәният өлкәсен үстерүгә без тулаем алганда 14 млрд. сумнан артык акча юнәлттек – үткән ел белән чагыштырганда 12,3 процентка күбрәк. Бу зур сан, ул безне шатландыра. Һәм безнең бурыч - ел саен финанслау күләмен арттыру, - ди Республика Башлыгы Радий Хәбиров, 2023 ел.
-Роберт Мөгаллим улы һәрвакыт туган авылында музей булдыру турында хыяллана иде. Һәм аның хыялы якыннары һәм дуслары тырышлыгы белән чынга ашты. Ул үз халкының чын патриоты иде, үзенең кече ватанын һәм туган телен яратты. Гомеренең күп өлешен Татарстанда уздыруына һәм иҗат итүенә карамастан, туган ягы һәм аның матурлыгы турындагы истәлек йөрәгендә һәрвакыт яшәде.
Шуны да билгеләргә кирәк, Шәммәт авыл клубына капиталь ремонт «Мәдәният» милли проекты кысаларында яс ды. Бинаның фасады яңарттылды, идәннәр алыштырылды, җылыту системасы газга күчерелде, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, яңа җиһазлар һәм сәхнә костюмнары сатып алынды, территориягә асфальт салынды. Моннан тыш, без музей булдыра алдык. Үзе исән чакта фондын формалаштыра башлаган китапханә дә авыл халкы өчен чын бүләккә әйләнде. Шулай ук бүген без Роберт Миңнуллин бюстын ачтык, аның скульпторы Тимофей Тюрин,- диде үз чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар МОСТАФИН.
Арытаба чараны Башкортстанның мәдәният министры Әминә ШАФЫЙКОВА дәвам итеп:
-Роберт Миңнуллин – ике халык өчен дә бик якын язучы. Ул Башкортстан белән Татарстанны берләштереп торган әдип, дәүләт эшлеклесе булды. Бик күп башкорт язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, Казанда чыгарды. Республикабызда үткән барлык әһәмиятле чараларга килә торган иде.
Бүгенге көндә шундый матур мәдәни учак ачылуы – ул Башкортстан халкының, республика җитәкчелегенең Роберт Миңнуллинга карата бер хөрмәт билгесе, - дип шагыйрьнең бөеклеген билгеләп узды.
ТР Мәдәният министры Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, БР Язучылар союзы җитәкчесе Айгиз Бикмөхәммәтов шәхсән Роберт Миңнуллин белән бәйле истәлекле вакыйгаларны телгә алдылар. Шагыйрьнең нинди булуын беләсең килсә, аның туган җирен барып күр, диләр.
Ркаил Зәйдулла Шәммәтнең искиткеч матур табигатен, киң күңелле халкы шагыйрьгә илһам биргәнлеген әйтеп. Аңа багышланган шигырен укыды. Башкортстанның Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов үзенең чыгышында Роберт Миңнуллинның башкорт әдипләре – Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Рәвил Бикбаев, Сафуан Әлибаев, Динис Бүләков, Кадим Аралбай, Ирек Кинҗәбулатов белән бик якын д ус булуын билгеләде, Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык күперен ныгытуны дәвам итүен сызык өстенә алды. Шулай ук ул Роберт Миңнуллинга биргән вәгъдәсен үтәде, китапханәгә әниләр турындагы шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Клара Миңнуллина тормыш иптәше Робертның рухын шатландырып әлеге очрашуга килгән халыкка, авылдашларга, Хөкүмәт җитәкчеләренә, музейны, бюстны төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Биредә Роберт Миңнуллинга багышланган интерактив музей эшли. Шулай ук әдипнең шәхси һәм иҗатташлары тарафыннан аңа бүләк ителгән китапларын, картиналарын туплаган китапханә бар.
Бәйрәмдә район мәдәният сарае хезмәткәр ләре якташ шагыйребезнең сүзләренә язылган бик күп җырлар башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр.
Бу көнне “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыруда лаеклы өлеш кертүче Аккүз авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Венер Әхмәтҗанов, “Строймонтаж” җәмгыяте директоры Рөстәм Мәгнәбиев, “Дорожник” җәмгыяте директоры Венер Гыйльданов, Карабаш авыл модель китапханәсе китапханәчесе Акчәчәк Акмалова, Шәммәт авыл клубының мәдәни оештыручысы Раушания Әхмәтҗанова Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук, республикабызда үзешчән халык иҗатын үстерүдә актив катнашулары өчен район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Әлфирә Вәлидовага, район мәдәният сарае хормейстеры Лилия Таҗиевага БР Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы тапшырылды.
Лира ШАМИЛЕВА.