-6 °С
Болытлы
Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү өчен республикада, шул исәптән район мәктәпләрендә бик күп эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.
2024-2025 уку елына мәгариф учреждениеләре яхшы әзерлек белән килә. Барлык мәктәпләрдә дә ремонт эшләре башкарылып, алар укучыларны ишекләрен киң ачып, каршы ала.
Агымдагы уку елында район буенча барлыгы 3400 гә якын бала урта, төп, башлангыч мәктәпләр бусагасын атлап керә, шул исәптән 306 малай һәм кыз белем иленә тәүге тапкыр аяк баса.