Мәртәбәле кунаклар Бишкурай авыл советы авыл биләмәсендә булып, Төйлегән авыл мәдәният клубы территориясендә “Атайсал” республика проекты рамкаларында төзелгән яңа балалар мәйданчыгы ачылуында катнашты.
Әйтергә кирәк, проект БР Башлыгы инициативасы белән 2021 елның мартында эшли башлады. Кече Ватанына ярдәм итү йөзеннән авылда туып-үсеп, читтә яшәүчеләр, авыл халкы, гомумән, авыл тормышына битараф булмаган һәм үз туган җирен үстерүгә өлеш кертергә теләүчеләр саны елдан-ел арта баруы куанычлы. Төйлегән авылында туып-үсеп, бүгенге көндә “ПСК” җәмгыятенең башкарма директоры вазифасын биләүче Георгий Нечаев авылдашларына, балаларга зур бүләк ясады.
-Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән программа халык тарафыннан хупланып, үсешә бара. Уку елы башлануга балаларга бу зур бүләк булды. Зур тырышлыклар белән булдырылган әлеге мәйданчыкта малайлар һәм кызлар саф һавада спорт белән ихлас шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгытсын. Бу уңайдан республика җитәкчелегенә, әлеге проектын тормышка ашыручы Георгий Юрьевичка зур рәхмәт белдерәм, -диде Илдар Иршат улы үз чыгышында.
-Кече Ватан файдасына авыллардан чыккан данлыклы кешеләрнең изге эшләре һәркем өчен үрнәк. Георгий Юрьевич – шуларның берсе. Ул иң беренчеләрдән булып махсус хәрби операция барган территорияләрне төзекләндерүдә катнашты. Аның белән бергәләп Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә 22нче мәктәпне реконструкцияләүдә эш башкардык. Һәм аның җитәкчелегендә 1 сентябрьгә мәктәпне куллануга тапшырдык. Кече туган ягына ярдәм итүчеләр тырышлыгы белән безнең авыллар үзгәрә, тормыш ямьләнә. Кече ватаннарын онытмыйча, аны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертүләренә шатмын. Без үз Ватаныбызның шундый лаеклы уллары булуы белән горурланабыз, - диде Азамат Фәрит улы һәм нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге һәм кече Ватан үсешенә керткән өлешләре өчен “ПСК” җәмгыятенең башкарма директоры Георгий Нечаевка, комплектация бүлеге начальнигы Ильяс Гәрәевка, Бишкурай авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Бикмөхәммәтовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Үз чыгышында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Михаил Койда да үзенең изге теләкләрен җиткерде, үз туган иле патриотлары булган игелекле кешеләр шундый башлангычларда катнашуына шатлыгын белдерде.
Арытаба кунаклар легендар якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның ТашЧишмә авылындагы музей-филиалында булды. Ул 1992 елның 8 июлендә, яугирнең 70 еллыгы уңаеннан үз ишекләрен ача. Филиал геройның балачак еллары турында җентекләбрәк сөйли. Яңа торгызылган йортта үзәк экспозиция булып Гәрәевлар гаиләсе йортының интерьеры тора. Экспозициянең фотосурәтләр һәм документлар белән тәкъдим ителгән бер бүлеге Муса Гәрәевнең туганнары һәм якыннары, балачак дуслары, туган як белән элемтәләре турында сөйли.
Районда торак пунктларны һәм район үзәген төзекләндерү буенча республика һәм федераль программалар уңышлы тормышка ашырыла. "Башкорт ишегаллары" төбәк программасы кысаларында Югары Яркәйдәге Совет урамы, 10, 10/1, 10/2, 10/3, 12, 14 адреслары буенча күпфатирлы йортларның ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре Хөкүмәт вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады.
“Ремстройпроект” җәмгыятенең подрядоешмасыбүген инде тәмамлауэтабынакереште. Бары тик төзекләндерүкысаларындаюлларһәмпарковкаурыннарын икенче каткаасфальтлау, эскәмияләр һәм урналар урнаштырасы, 18 урында яктырткыч куясы калган.Сентябрьахырынаэшләр тәмамланачак.Киләсеелдашулай ук конкурста катнашу һәм биредә ишегалдын төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла, анда уен мәйданчыклары һәм ял итү зоналары каралачак.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы һәм Түбән Яркәй авылының җәяүлеләр өчен тротуарлар төзекләндерелә. Бу эшләр дә Хөкүмәт вәкилләре тарафыннан кызыксындыру белән каралды. Районда яшәүчеләргә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен барлык шартлар да оештырылган - күпфункцияле үзәк бүлекчәсе эшчәнлеге дә игътибарсыз калмады.
Бу көнне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе А.Абдрахманов муниципаль район хакимиятендә гражданнар кабул итте, аның кысаларында биредә яшәүчеләр бирелгән һәр сорауга җавап һәм тәкъдимнәр алды. Шулай ук эш сәфәре барышында конкрет карарлар кабул ителде.
Райондагы эш сәфәрендә мәртәбәле кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин озатып йөрде.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.