Чара шәһәрнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 37нче санлы урта мәктәбе белән танышудан башланды. Милли киемдәге егет һәм кызлар традицион чәкчәк һәм котлау сүзләре белән каршы алып, шунда ук ике арада җылы мөнәсәбәтне көчәйтеп җибәрде.
Арытаба очрашу Яр Чаллының Автозавод районы хакимияте бинасында дәвам итеп, “Түгәрәк өстәл” янында эшлекле сөйләшүгә күчте. Килгән кунакларны район хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, шәһәр мэры урынбасары Венер Харисов Яр Чаллының социаль-мәдәни һәм икътисади үсеше белән таныштырды. Алар шәһәр һәм район ветераннар советының яшь буынны патриотик рухта Безгә язалар Дусларча, эшлекле очрашу тәрбияләүдә актив эш алып баруын билгеләде. Сөйләшү барышында шәһәр ветераннар советы рәисе Зөһрә Нәгыйм кызы Сәяпова үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләрен КамАЗ төзелеше ветераны Ф.Минһаҗиева, шәһәр ветераннар советының патриотик тәрбия буенча секция җитәкчесе, күп кырлы сәләт иясе Рәкит Әбделманов, 89 яшендә булуга карамастан, Автозавод районы ветераннар советын җитәкләүче Любовь Михайловна тулыландырды. Илеш районы исеменнән исә район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, “Добро” оешмасы җитәкчесе, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Галия Фәхрисламова чыгыш ясады. Әлеге чарада һәр ике район истәлекле бүләкләр белән алышты.
Очрашудан күренүенчә, шәһәр ветераннары актив тормыш алып бара. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрүне, башка кирәк-яраклар җыеп җибәрүне оештырулары да бу хакта ачык сөйли. Безнең ветераннар да бу эшләрнең шаһиты булды.
1969 елда төзелә башлап, 1976 елда ил әһәмиятендәге беренче зур йөк сыйдырышлы автомашинаны эшләп чыгарган КамАЗ автомобиль заводы музеенда булу күңелләрдә әйтеп бетергесез якты хатирәләр калдырды. Шул чордан башлап биредә 2500 мең автомашина җитештерелгән. Алар - төрле юнәлешле. Өстәвенә, ел саен завод 40 мең двигатель дә эшләп чыгара. Бу хакта экскурсовод Т.Ерофиев мавыктыргыч итеп сөйләде.
Арытаба сәяхәт шәһәрнең сугышчан дан эзләре буйлап дәвам итте. Җиңү мәйданчыгындагы мәгърүр һәйкәл һәм мәңгелек ут янында булу, сугышта һәм башка хәрби операцияләрдә һәлак булганнар хөрмәтенә чәчкәләр салу, шәһәр укучыларының 1нче санлы постта хәрби патриотик эшчәнлеге белән танышу да кызыксыну белән кабул ителде. Гомумән, очрашу бик фәһемле булды, һәр ике ветераннар оешмасының бер үк максатлар белән эш итүен раслады.
Барлык катнашучылар исеменнән сәяхәтне оештырган өчен муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәт.
Гөлфинә СӘЛИМОВА, Илеш мәгълүмат үзәгенең ветераннар оешмасы җитәкчесе.