“Илеш элеваторы” тарихы белән ерак XIX гасырның 70 нче елларына барып тоташа. Шушы еллар дәвамында предприятие үсеп, районда гына түгел, республикада да иң эре эшкәртүче предприятиеләр исемлегенә керде. Аның төп эшчәнлеге – ашлык уңышын кабул итү, киптерү, саклау, барлык культураларны эшкәртү кебек хезмәтләр күрсәтү. Әлеге максатларга биредә 7 кабул итү пункты, дүрт “ДСП-32”, берәр «ДСП-24», “СОБ48”, “СОБ-32”, сәгатенә 50 тонна ашлык киптерергә сәләтле «Флатум» ашлык киптергечләре бар. Бу исә республиканың төньяк-көнбатыш районнары авыл хуҗалыгы кооперативларыннан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, һава торышының нинди булуына карамастан, уңыш кабул итүгә мөмкинчелек бирә. Моннан тыш, элеватордагы уңышны су юлы белән илебезнең генә түгел, хәтта чит илләрнең теләсә кайсы портына озату мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә дүрт баржа арпа Әстерханга озату планлаштырыла.
Җитәкче Константин Чилов сүзләренә караганда, предприятиедә җиһазлар яңарту, ремонт эшләре һ.б. вакытында уздырылып тора. «Ырымбур азык-төлек кампаниясе» акционерлык җәмгыяте учредителе Н.Г.Тюлюлюкин ярдәме белән башкарыла.
Җәмгыять бу көннәрдә бал кортлары күчен хәтерләтә – яңа уңыш ашлыгы китерелә, шушы вакытка 20 мең тоннадан артык кабул ителгән дә инде. «Маяк», М.Горький ис., Куйбышев ис., «Илеш» кооперативларыннан, Г.Гайнетдинов, А.Рамазанов, И.Ихсанов КФХсыннан, Актаныш, Шаран, Бүздәк, Бакалы районнарыннан килгән машиналар бер-берсен алыштырып кына тора. Беренче эш итеп лаборатория янында туктыйлар. Китерелгән ашлык пневматик проба алгыч аша производствотехнологик лабораториягә кабул ителә һәм, тәүдә, сынауга алынган бөртеклеләргә анализ ясала, аның нәтиҗәсе журналга теркәлеп барыла, компьютерга реестрга кертелә. Лаборатория хезмәткәрләре ике сменада эшли. Лаборатория мөдире Гөлшат Галиуллина җитәкчелегендә техник-лаборантлар Луиза Хәйретдинова, Гөлназ Кузнецова, Гөлнара Нәбиуллина, Зәлия Шәмсегалиева, Эльвира Нәҗметдинова тарафыннан бөртеклеләрнең дымлылыгы, корткычлар белән зарарлануы, чүплелеге, сыйфаты тикшерелә. Әгәр бер нәрсә дә ГОСТка каршы килмәсә, машиналар автоүлчәгечкә юнәлтелә. Әйткәндәй, мөһим кампания чорында ашлык үлчәү пунктында, киптерү пунктларында эш ике сменада оештырыла. Автоүлчәүгечкә килгән автомашиналарның авырлыгы исәпләнеп, таблода яктыртыла. Әлеге саннарны журналга теркәү, компьютерга кертү хезмәтен күңел биреп башкаручы Хәмидә Исмәгыйловага йөкләтелгән. Үлчәнгән ашлык кабул итү пунктына бушатылгач, арытаба эшкәртелеп, киптерелә, классларга бүленеп, саклауга урнаштырыла. Әлеге процессны тәҗрибәле участок начальнигы Гөлшат Галиуллина иртәнге 9.00 дан кичке 21.00 сәгатькә кадәр контрольдә тота, икенче сменада аның эшен башка мастерлар дәвам итә. Операторлар Дәбир Идрисов, Айрат Мәҗитов, Илүс Насретдинов, Мәзһәр Хәйдаров, Азат Фәтыйхов, Вәсим Җәмилов, Ринат Шәрипов, Рөстәм Ризванов ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли: температура, киптерү режимы, бөртеклеләрнең күләме – бары да мөһим.
Өч дистә гомерен әлеге җәмгыятьтә эшләүгә багышлаган, пульт артында утыручы тәҗрибәле мастерлар Гөлнәзирә Вәлиевага, Фердинант Шәгалиевка, Илүс Насретдиновка исә үтә дә җаваплы эш йөкләтелгән. Башка елларда элеваторда бар аппаратлар кул белән кабызылса, 2020 елдан электрон идарә итү мөмкинлеге булдырылган. Автоүлчәүгечтән чыккан ашлык хәрәкәтенең технологик процессларын махсус программа белән нибары бер компьютер ярдәмендә контрольгә алып, мониторда күзәтергә мөмкин. Электриклар Илүс Котдусов, Лимар Шәмсегалиев, Фәһим Сәлихҗанов, механик-слесарьләр Ваһит Мөхәммәтшин, Ильмир Галиуллин, Булат Маннанов өзеклекләргә юл куймыйча үз бурычларын төгәл башкаралар. Машинистлар Руслан Хәйдаров, Рәмил Хафизов, транспортерчылар Миләүшә Ибраһимова, Ирина Маннанова, Наталья Иванова, Илнар Низамов, Зәлифә Низамова, Ильмира Мөхәммәтдинова җитәкчеләр тарафыннан мактап телгә алынды.
Күренүенчә, коллектив – тотрыклы, тәҗрибәле хезмәткәрләрдән тора. Биредә, нигездә, шушында туып-үскән авыл уңганнары намуслы хезмәт сала. Билгеле, заманча җиһазларны иярләү өчен, белемле кадрлар кирәк, ә эшнең уңышын тәҗрибәле хезмәткәрләр хәл итә. Төрле вакытны кичкән алар: быелгы кебек явымлы елларны да, корысын да күргән. Урып-җыю чорында ашлык кабул итү пунктларының төгәл эшләве бик мөһим,шуңа да биредә һәркайсы куелган максатны аңлап эш итә.
Лира ШАМИЛЕВА.