Ул Шәммәт авылында Мөсәвәрә Госман кызы һәм Инкилаф Лотфулла улы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач, Уфадагы бухгалтерлар курсына укырга керә. Хисапчы белгечлеге буенча кулына диплом алгач, Жданов ис. колхозга эшкә кайта. Арытаба хуҗалык “Сөн” кооперативы итеп үзгәртелә. Фәнирә Инкилаф кызы коллективта беренче көннән үк үзенең белемле, игътибарлы, сабыр холыклы, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре арасында абруй казана. Кооператив идарәсе җитәкчелеге тарафыннан да аның адресына һәрвакыт тик мактау сүзләре юллана. Аның тырышлыгын, төгәллеген, һөнәрен зур җаваплылык белән башкаруын исәпкә алып, җитәкчелек баш икътисадчы итеп тәгаенли. Әлеге вазифада да сынатмый ул, бар күңел җылысын салып эшли. Кооператив идәрәсе Аккүз авылында урнашканга күрә, Шәммәттән йөреп эшләргә туры килә. Әлбәттә, бу бераз кыенлыклар тудыра. Фәнирә монда да югалып калмый, укып, машина йөртү таныклыгы ала һәм менә 24 ел руль артында ул.
Ф.Шәвәлиева күпьеллык тырыш хезмәте өчен БР Авыл ху җалыгы министрлыгының һәм башка инстанцияләрнең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Эшләгән дәверендә ничек уңган булса, бүген дә шушы сыйфатын югалтмаган – һәрвакыт үз алдына ниндидер максатлар куя, яңалыкка омтыла һәм аларны тормышка ашыра. Капка алдыннан ук пөхтәлек башланып, ихатада да бар җирдә тәртип күзгә ташлана. Йорт эчендәге һәр нәрсә аның зәвык белән сайлап алынып, хуҗабикәнең оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчә-җимешләргә, чәчкәләргә күчә. Фәнирә Шәвәлиеваның тагы бер күркәм сыйфаты - туган җанлы. Якыннарына, күрше-күләнгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Хезмәтендә абруй казанган Фәнирә Инкилаф кызын күркәм юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Табыннары ризыклардан һәрвакыт сыгылып торсын, бәхетле булып яшәргә язсын.
Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.