Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 сентябрь 2024, 06:30

Булдыклының эше ырамлы

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый.

Булдыклының эше ырамлыБулдыклының эше ырамлы
Булдыклының эше ырамлы

Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Гомерен балаларга, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә, кеше итүгә багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. 35 ел гомерен балаларга багышлаган хөрмәтле коллегам Фәйрүзә Вил кызы Гайнуллина - әнә шундыйлардан.

Хезмәттәшем Аккүз авылында гади колхозчы гаиләсендә, Вил һәм Фәниянең беренче мәхәббәт җимеше булып дөньяга килә. Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетында белем ала. Кулына диплом алган яшь белгеч туган мәктәбендә укытучы буларак беренче хезмәт юлын башлый. Күп тә үтми аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Белем учагы гөрләп эшли. Укучылар район олимпиадаларында, төрле конкурсларда призлы урыннар яулый. 2000-2012 нче елларда районда химия укытучыларының методик берләшмәсен дә җитәкләде педагог. Һәр эшне зур осталык, тырышлык белән җиренә җиткереп башкаруын күреп, район мәгариф идарәсе 2010 елда аңа тагы да җаваплырак - мәктәп директоры вазифасын йөкләтә.

14 ел эчендә бихисап эшләр башкарды ул. Бинага су линиясе үткәрелде, кое казытылды, яшелчәләр саклау өчен баз булдырылды һ.б. Иң күләмлеләрдән-мәктәпнең түбәсе яңартылды, территория тимер койма белән әйләндерелде, спорт залы заманча итеп үзгәртелде, балалар туклану өчен иркен ашханә булдырылды. Бар җирдә тәртип, пөхтәлек.

Бүгенге көндә мәктәп бинасы авыл уртасында балкып, үзенә тартып тора. Территориясендә яшелчә бакчасы бар, төрле җимеш агачлары мул уңыш бирә. Болар барысы да Фәйрүзәнең туган мәктәбе өчен җан атып йөрүенең, тырышлыгының нәтиҗәсе.

Лаеклы бәһаланды аның намуслы хезмәте – БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, хезмәт сөяргә, тырыш булырга, тормышны яратырга өйрәткән мөгаллимәгә киләчәктә дә бары тик уңышлар насыйп булсын.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА, ветеран-укытучы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас