Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 сентябрь 2024, 07:00

Район үзәк дәваханәсенә - дүрт автомобиль

Шушы көннәрдә “Уфа-Арена” спорт комплексы мәйданчыгында Башкортстанның медицина оешмалары җитәкчеләренә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган автомобиль ачкычлары тапшырылды.

Район үзәк дәваханәсенә - дүрт автомобильРайон үзәк дәваханәсенә - дүрт автомобиль
Район үзәк дәваханәсенә - дүрт автомобиль

Район үзәк дәваханәсенең автопаркы шулай ук «Лада гранта» маркалы дүрт машина белән тулыланды. Машиналар авыл җирендә яшәүче хәрәкәтләре чикле пациентларга поликлиникага һәм дәваханәгә бару өчен тәгаенләнгән. Алар уңайлылыклары белән аерылып торалар, заманча җиһазландырылган. Автомобильләр амбулатор звено пациентларына хезмәт күрсәтү һәм беренчел махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен кулланылачак.

135 яңа автомобильдән торган партияне “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында алганнар.
Бу максатларга 162,5 млн сум юнәлдерелгән, шуның 134 млн сумы – федераль бюджеттан. 2021 елдан 2023 елга кадәр Башкортстан медицина учреждениеләре 352 автотранспорт алган. 2024 елда барлыгы – 206 җиңел машина, ә 2025 елда 99ны сатып алу планлаштырыла.

– Бүген сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында без медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшырдык. Бу автомобильләр безнең кешеләргә хезмәт итәчәк. Поликлиникага яки дәваханәгә үзаллы барып җитүе авыр булган кешеләр анда барып җитә алсын, терапевтлар һәм педиатрлар үз пациентлары янына бара алсын. Бу мөһим эш, һәм без аны дәвам итәбез, – диде Республика Башлыгы Радий Хәбиров.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас