Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 сентябрь 2024, 06:00

Илнең көче – солдатта

Элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын, үз илеңнең намусын саклау.

Илнең көче – солдаттаИлнең көче – солдатта
Илнең көче – солдатта

Илебез кыю, батыр солдатлары белән көчле. Без дә үзебезнең Илеш авылы егетләренә ышанабыз, авылдашлар белән горурланабыз. Егетләр безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга әзер. Язмам бүгенге көндә Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендә хезмәт итүче кече сержант Радмир Филгат улы Имамов турында.

Радмир Имамов 2004 елда дөньяга килгән. Ябалак урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Югары Яркәйдәге һөнәри лицейда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, Дүртөйле шәһәрендә эшләде. Узган елда армия сафларына алынды. Кечкенәдән хезмәт тәмен татып үскән егет сынатмый, һәръяклап үзен уңай яктан гына күрсәтә. Күптән түгел кече сержант Радмир Филгат улы ил алдында торган бурычын намуслы үтәгәне, тырышлыгы һәм тәртипле хезмәт иткәне өчен Кызыл Байраклы 80 нче гвардия танк полкы командиры вазифасын вакытлыча башкаручы майор С.Кравченко тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Шулай ук Девизия көне уңаеннан ике тапкыр Кызыл Байраклы танк полкы командиры вазифасын вакытлыча башкаручы полковник А.Сәидовтан да Мактау кәгазе бирелде.

Авылдашыма армия хезмәтеннән исән-сау әйләнеп кайтуын, иң мөһиме, тормышта үз урынын табып, якын кешеләренә әлегедәй тик шатлыклар гына китереп яшәвен телим.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

 

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас