Балаларга җиңел акча вәгъдәләре һәрвакыт борчулы билге булуын аңлатыгыз. Әгәр балага кыйммәтле әйбер сатып алу өчен акча кирәк икән, ул үзе кирәкле сумманы ничек туплый алуы турында сөйләгез. Әгәр акча җыярга озаграк туры килсә, үз акчаларына процентлар алу өчен аны кертемгә яки тупланма счетка салырга киңәш итегез.
Яшүсмерләр белән дропперлыкның хәвефләре турында сөйләшегез.
Үз картаңны яки аның реквизитларын беркемгә дә тапшырырга ярамый. Әгәр ят кеше балага янәсе “ялгыш” акча җибәргән һәм аны күчерергә сорый икән, моны эшләргә ярамый. Җибәрүчегә сумманы кайтарсын өчен ата-аналар банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Балага кибергигиена кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итегез. “Дус” үтенечләрен үтәгәнче, аңа шалтырату яхшырак. Мөгаен, ул язышу турында хәбәрдар түгелдер. Зарарлы сылтамалардан сакланырга антивирус кушымталары ярдәм итәчәк. Аларны яңартырга онытмагыз. Кечкенә балаларның иминлеге өчен ата-аналар контроле программаларын көйләргә мөмкин.
Җиңел хезмәт хакы. Мошенниклар балаларга бүләк өчен блогерлар постлары астында шәрехләр калдырырга яки товарлар турында түләүле бәяләмәләр язарга тәкъдим итә. «Хезмәт хакы» чыгару өчен аферистлар аларның сайтында карта реквизитларын кертеп, комиссия өчен түләүне сорый. Нәтиҗәдә акча карта мәгълүматлары белән бергә җинаятьчеләр кулына эләгә.
Дуслар исеменнән ярдәм сорап мөрәҗәгать итү. Мошенниклар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны вата һәм дуслары исемлеге буенча ашыгыч рәвештә акча сорап җибәрә. Яки «Үз фотоларыңны тот”, дип яза, әмма фотога сылтама урынына гаджеттан логиннар, парольләр һәм смс түләү кодларын урлый торган вирус җибәрә.
Дропперлыкка җәлеп итү. Мошенниклар башка кешеләрдән урланган акчаларны мәктәп укучыларының счетларына күчерә, ә аннары бүләк өчен аларны акчага әйләндерергә яки җинаятьтәшләренә күчерергә сорый. Мондый арадаш счетларны дропперлар, ә арадашчыларның үзләрен - дропперлар дип атыйлар. Еш кына яшүсмерләр мошенникларга ярдәм итүләрен хәтта белмиләр дә.
Пушкин картасыннан акча чыгару. Мошенниклар социаль челтәрләрдә Пушкин картасыннан акча алу буенча “инструкция” сата. Чынлыкта исә бу мөмкин түгел. Гадәттә мондый “инструкция” 100 сум тирәсе тора. Мошенниклар бу акчаларны үз кулларына ала.
Онлайн-сатып алуларның фейк сайтлары. Мошенниклар онлайн-уеннар өчен виртуаль инвентарь сатуның ялган сайтларын булдыра: персонажлар, кием-салым, предметлар һ. б. Әгәр мондый сайтта карта реквизитларын кертсәң, акчаны югалтырга мөмкин. Ә әгәр үзеңнең уен аккаунтының яки социаль челтәрнең паролен кертсәң, мошенниклар аларны да урларга мөмкин.
Лариса ГАФУРОВА, район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полициянең өлкән лейтенанты.