Фәнисә Иванова Сүлте авылында туып-үсә. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып, тырыш кыз булып буй җиткерә. Балачактан тәрбияче булырга хыяллана, кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында аның теләге тормышка ашмый. Ул хезмәт юлын Рсай урта мәктәбендә лаборант булып башлый. Арытаба Рсай балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнаша. Менә 15 елга якын биредә эшләү дәверендә ул сабыйларның яраткан “нәнәй”ләренә әйләнде.
Куллары “йөгереп” кенә тора аның: әле бер эшне башкара, әле икенчесен. Балаларны көненә әллә ничә тапкыр ашатырга, артларыннан җыештырырга, юарга кирәк, урын-җирләрен алыштырырга, санап китсәң, көндәлек мәшәкатьләрнең очы-кырые юк. Ә Фәнисә Әнәс кызы тиз генә барысына да өлгерергә, җитешергә тырыша. Минем “уң” кулым инде ул.
Кичәгә әзерлек чорында да тәрбияче ярдәмчесенә эш күп. Шөгыль барышында да, бигрәк тә кечкенәләр төркемендә, балалар янында булуы кирәк. Кечкенәләр төркемендә узган кичәләрдә өзеклек, пауза булмау шарт, чөнки бу яшьтәге балалар тиз ялыгалар, игътибарлары кыска вакытлы бит. Баланы кайвакыт музыка залыннан алып чыгып китәргә, киемен алмаштырырга, алып кереп, үз урынына утыртырга кирәк була. Боларның барысын да Ф.Иванова җитез генә эшләп куя. Ә әкиятләр сәхнәләштергәндә, андагы геройлар, сюрприз моментларындагы персонажлар өчен костюмнарны, маскаларны әзерләүдә дә аның өлеше зур. Бәйрәмгә музыка залын әзерләү, уеннарга атрибутлар ясау да күп вакыт һәм тырышлык сорый. Бу эштә дә тәрбияче ярдәмчеләренең актив булуы кирәк. Монда да сынатмый үз һөнәре остасы. Алдагы көндә үк зал бизәлеп, кирәкле бар әйберләр дә әзерләнеп, билгеле урынга куела.
Фәнисә Әнәс кызы гаиләсендә дә бәхетле. Гомерлек парына - тугры тормыш иптәше, балаларына - кадерле әни, оныкларына яраткан нәнәй.
Матурлыкка гашыйк, дөнья көтүгә ис киткеч тырыш, күркәм холыклы Ивановларның җитеш тормышына сокланмаган кеше юктыр. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Иртә яздан көзгә кадәр чәчкәләргә күмелеп утырган бакчада нинди генә яшелчә-җимеш һәм җиләк үсмидер?
Фәнисә Әнәс кызы кайчан гына керсәң дә, ачык йөз белән каршы алып, кунакчыллык күрсәтә. Ул һәрчак нәрсәдер эшли, йөгерә, әзерли.
Тормыштан ямь, эшеннән тәм табып яшәүче хезмәттәшебезне күркәм юбилее – 55 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәр туар таңның шатлыклар алып килүен телибез.
Ләйсән МОРТАЗИНА, Рсай балалар бакчасы мөдире.