Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 сентябрь 2024, 08:00

Сәнгать аша ватанпәрвәрлек тәрбиясе

Көн таләбеннән чыгып сүз йөрткәндә, бүген балаларга кече яшьтән ук патриотик тәрбия бирү иң актуаль темаларның берсе булып тора. Туган якның тарихын өйрәнү, билгеле кешеләре белән танышу, бүгенге көн геройларын белеп, хөрмәт итү - болар барысы да балаларның хәтеренә сеңеп кала һәм киләчәктә аларны чын кеше итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Сәнгать аша ватанпәрвәрлек тәрбиясеСәнгать аша ватанпәрвәрлек тәрбиясе
Сәнгать аша ватанпәрвәрлек тәрбиясе

Үзем эшләгән 6 нчы балалар бакчасында музыка җитәкчесе буларак, сәнгать аша балаларга патриотик тәрбия бирергә тырышам: туган ил турындагы җырлар, биюләр, театрлаштырылган тамашалар, музыкаль композицияләр әзерлибез, башка халыкларның мәдәниятен өйрәнәбез.
Уку елына кабул ителгән план буенча балалар белән даими шөгыльләнәм, төрле чаралар, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр, тематик чаралар үткәреп торабыз. Һәр атнаны дүшәмбе залда флаг янында Русия һәм Башкортстан гимнын башкарабыз, Милли кием көнен, «Көз кунакка чакыра» дигән экскурсия, тематик занятиеләрне балалар бик яраталар. Музыкаль тәрбиянең ватанпарвәрлек хисе тәрбияләүдә роле бик зур дип уйлыйм.

Ралена МӨХӘММӘТҖАНОВА, 6 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас