Алга куелган максатларыбызны тормышка ашыру, льготаларның, яшәешен контрольдә тоту, ярдәм оештыру кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итү урыннардагы советларга ышанып тапшырылган. Районда яшәүче 32 мең кешенең10600ен пенсионерлар тәшкил итә. Шул исәптән, 8900е – картлык буенча пенсионер, 3се Бөек Ватан сугышында катнашучы, 262се тыл ветераны, 1731– сугыш чоры баласы.
Авыл советы авыл биләмәләрендәге советларның җитәкчеләре - тәҗрибәле, өлкәннәр язмышы өчен янып йөрүчеләр. Бу җәһәттән без Р.Галиев (Үрмәт), Ш.Әхмәтгалиев (Исанбай), Р.Шәморатов (Череккүл), Н.Хөрмәтуллин (Иске Күктау), Н.Рәхмәтуллин (Йонны), Г.Сәлимова (Илеш мәгълүмат үзәге), Н.Хөсәенова (сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты), Х.Авзалова (район юл-ремонт төзелеш идарәсе) кебек ветераннар советы рәисләре хезмәтеннән аеруча канәгатьбез һәм рәхмәтлебез.
Бик күп өлкәннәр яшьләр арасында тәрбия, хәрби-патриотик эш алып бара, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша. Ветераннар Советы президиумы, муниципаль район хакимияте ярдәме белән өлкәннәргә кагылышлы “Ветеран ихатасы”, “Төпкелдә яшәүче ветераннарга - халык игътибары һәм хәстәрлеге”, “Хәстәрлек”,. “Яратам сине, тормыш!” конкурсында, “Өченче буын халык университеты” республика, программасында катнашу ветераннар активлыгын күтәрүгә этәреш ясый.
РФ Хөкүмәтенең «Өченче буын халык университетлары һәм социаль туризм турында»гы карарын, “Башкортстанда озын гомерлелек” проектын гамәлгә ашыру максатында өлкәннәргә күңелле ял оештыру, аларны файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәтләргә җәлеп итү чарасы күрелә. Агымдагы елда, башкалабыз Уфага, Бөре, Благовещен, ТРның Яр Чаллы шәһәрләре буенча истәлекле экскурсияләр оештырылды. Атап әйткәндә, әлеге программа буенча узган елда 335 пенсионер кулланса, агымдагы елда – 343.
Бер төркем ветераннарыбыз “Добро” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә скандинавия йөрешен яратучылар берләшмәсендә актив шөгыльләнә, шулай ук «Заман белән бергә» бушлай компьютер грамоталылыгы курсларына йөрде.
Йөреп торганда, кулда көч, йөрәктә дәрт булганда, актив тормыш алып бара, сөенеп яши өлкәннәр. Барысы өчен дә республика, район җитәкчелегенә, район Пенсия фондына, халыкны социаль яклау бүлегенә, безгә ихтирам һәм ышаныч белән караган халыкка рәхмәтлебез. Барлык өлкән буын кешеләрен бәйрәмебез белән котлыйм, сәламәтлек телим һәм көр күңел белән гомер кичерергә чакырам.
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген, 1 октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда 15.00 сәгатьтә чәй табыны, концерт (16.00 сәг.), кино карау (17.00 сәг.) оештырыла.
Шулай ук бу көнне район тарих-туган якны өйрәнү, М.Гәрәев музейларына экскурсиягә барырга була.
Рәхим итегез!
Анатолий РОМАНОВ, район ветераннар советы рәисе.