Сезнең район икътисадын, илешлеләрнең тормышын яхшыртуга керткән өлешегез зур. Моның өчен без үзегезгә рәхмәтлебез һәм өлкән яшьтәгеләргә кагылышлы мәсьәләләр һәрвакыт муниципаль район хакимияте сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Шушы максатларда районда ветераннар яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, ил агаларының, ил аналарының тормыш – көнкүреше яхшыртыла. Сезнең яшь буынны тәрбияләүдәге өлешегез дә бәһалап бетергесез зур.
Җәмгыять өчен кирәкле, файдалы эшегез өчен рәхмәт белдереп, бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә, гаиләгез әгъзаларына иминлек, бәхетшатлыклар телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.