- Илдар Иршатович, ел саен һава шартлары аграрийлар алдына зур сынаулар куя. Алар бу сынауларны ничек җиңеп чыкты? Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елны нинди уңышлар белән тәмамлый?
- Муниципаль район икътисадының төп тармаклары булып агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате тора. Елдан-ел һава шартлары безнең аграрийлар эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертә. Аграр сектор өчен ел җиңел булмады – башта корылык, аннары коеп яуган яңгырлар чынлап та дулкынланырга мәҗбүр итте. Шулай булуга карамастан, игенчеләребез мул гына уңыш җыялар. Әйткәндәй, бөртекле һәм кузаклы культуралар - 64155 га, шул исәптән көзге культуралар - 6767 га, бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары 57388 га тәшкил итә.
Бүгенгә 54970 га мәйданда бөртеклеләр чабылган, 53644 га мәйданда суктырылган. Тулаем җыем – 127 001 тонна, уртача уңыш - 23,7 гектар. Шул ук вакытта хуҗалыклар үз автопаркларын яңарталар, сатып алалар, басучылыкта зур эш башкардылар.
- Безнең район территориясендә, биш торак пунктны (Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән) урап үтеп, «Идел» М7 федераль трассасын киң колачлы төзү һәм реконструкцияләү барганын барыбыз да беләбез . Халкыбыздан зур йөк машиналары белән җимерелгән юлларны ремонтлау буенча сораулар күп. Югары Яркәй-Рсай, Рсай-Үрмәт авыллары арасындагы юллар кайчан ремонтланачак?
- Югары Яркәй-Йонны-Рсай-Тыпый юллары «Шаран-Яңа Балтач-Андреевка», «Яңа Маты-Рсай» муниципальара әһәмияттәге юлларга керә һәм «БР юл хуҗалыгы идарәсе»ДКУ балансында тора. Муниципаль район хакимияте әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатында ай саен подряд оешмалары вәкилләре, «ДСК Автобан» җәмгыятенең генеральный подрядчысы һәм авыл советы авыл биләмәләре башлыклары белән эшлекле киңәшмәләр оештыра. Урындагы һәм муниципальара әһәмияттәге юлларда зур йөк машиналарының хәрәкәтен чикли торган кирәкле юл билгеләре куелган.
Автомобиль юлларының техник торышын тикшереп тору максатларында муниципаль район хакимиятенең һәм «Юл хуҗалыгы идарәсе» ДКУның юл эшчәнлеге инспекторлары күчмә тикшерүләр үткәрә. Актуаль мәгълүмат системалы рәвештә Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы адресына һәм район прокуратурасына җибәрелә.
БР Юл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча быел яңа Маты - Рсай автомобиль юлына 8,564-18,600 чакрымга вак таш җәеләчәк, бу Үрмәт - Тыпый арасы. Яңа трасса төзелеп беткәч, Юл хуҗалыгы идарәсе Үрмәттән Рсайга кадәр ремонтны дәвам итәргә вәгъдә итә.
- Илдар Иршатович, юллар темасына кагылгач, Теләпән авылында яшәүчеләрне Этәй белән Теләпән арасындагы күпернең авария хәлендә булуы борчый.
-Илеш районы территориясендә «Башнефть» АНК җәмгыятенең күпер корылмалары белән ведомство автомобиль юллары файдаланыла.
Бүенге көнгә автомобиль юллары һәм андагы күпер корылмалары авария хәлендә һәм ашыгыч ремонт таләп итә.
«Башнефть-Добыча» җәмгыяте әлеге объектларның тиешле торышы буенча агымдагы ремонт эшләрен башкара. Без вакыт-вакыт «Башнефть-Добыча» җәмгыяте җитәкчелегенә күперне ремонтлау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәбез. Агымдагы елның сентябрь башында бу күпердә асфальт түшәмәле чокырларны ремонтлаганнар.
- Кызыл Йолдыз авылы халкы әлегә кадәр табигый газы булмавына борчыла. Якын арада Кызыл Йолдыз авылына газ җибәрерләрме?
- Районда газлаштыру дәрәҗәсе 85 проц.тәшкил итә. Бүгенге көндә 13 торак пункт газлаштырылмаган. Тулысынча газлаштыру өчен 65,2 км газ үткәргеч төзү таләп ителә, шул исәптән бистәара – 51,6 км, урам – 13,6 км.
Кызыл Йолдыз авылын газ белән тәэмин итү өчен 2,9 км газ үткәргеч төзү таләп ителә, шул исәптән Бистәара – 1,5 км, урам – 1,4 км. Авылда 22 йортта 47 кеше яши. Газүткәргеч төзелешенең мондый күләмен муниципаль район бюджеты хисабына башкарып чыгу мөмкин түгел. Муниципаль район хакимияте тарафыннан «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте адресына газлаштырылмаган торак пунктларны газлаштыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүне сорап берничә тапкыр мөрәҗәгатьләр җибәрелде.
«Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыяте хәбәр иткәнчә, 2021-2025 елларга Башкортстан Республикасын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итү программасында газ челтәрләрен төзү каралмаган. Газлаштырылмаган торак пунктларны газлаштыру өчен акча эзләүне дәвам итәчәкбез.
- Иске Күктау авылында яңа балалар бакчасы төзү күзаллана. Төзелеш кайчан башлана, шул турыда ачыклык кертсәгез иде.
- Иске Күктау авылы үсә, яшь гаиләләргә торак төзү өчен яңа җир участоклары бүлеп бирелә. Яшьләр авылда кала. Моңа авылның район үзәгенә якын урнашуы, социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларының булуы, районның гына түгел, республиканың да иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлы эшчәнлеге ярдәм итә. Ул авылдашларын эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә.
Бүген авылда мәктәпкәчә төркем (28 бала, 6 хезмәткәр) эшли, алар элеккеге магазинның (1986 елда төзелгән) җайлаштырылган бинасында урнашкан. Бина мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә куела торган заманча санитария һәм янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә таләпләренә туры килми.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен авыл үзәгендә, мәктәп каршында, булачак балалар бакчасы өчен участок булдырылды һәм 50 урынлык яңа, заманча балалар бакчасы төзелешенә проект документациясе әзерләнде. Объектның смета бәясе -118,7 млн. сум. сум. Проект документациясе нигезендә, балалар бакчасы бинасы бер катлы, мәйданы - 765,0 кв. м. Анда ике төркем ячейка, универсаль зал, азык, медицина блоклары, административ кабинетлар, хуҗалык һәм ярдәмче биналар каралган. Шулай ук уен һәм физкультура мәйданчыклары, яшелчә саклагыч, блок-модульле котельный булачак.
Бүгенге көндә финанслау чыганаклары билгеләнмәгән. Объектны 2025 елга республика адреслы инвестиция программасына кертү өчен документлар пакеты әзерләнгән һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән.
- Югары Яркәй авылында «Солнечный» яңа микрорайон төзелә. Монда газ, электр үткәргәннәр, юллар бар, әмма үзәктән су белән тәэмин итү юк. Әлеге микрорайонда су мәсьәләсе кайчан хәл ителәчәк?
-2020 елда республика адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында микрорайонның бер өлешен су белән тәэмин итү челтәре төзелде, бу 143 участокны сулы итәргә мөмкинлек бирде, әмма 400дән артык участок сусыз кала.
Микрорайонны тулысынча су белән тәэмин итү өчен 9,5 км озынлыкта суүткәргеч төзү таләп ителә. Төзелешкә проект документлары эшләнгән, сметаның бәясе 33,8 млн. сум тәшкил итә.
Бүгенге көндә финанслау чыганаклары билгеләнгән - бу социаль максатчан программалар фонды аша «Башнефть» нефть компаниясе акчалары. Объектның заказчысы итеп республиканың капиталь төзелеш идарәсе билгеләнгән. Хәзерге вакытта подряд оешмасын билгеләү бара. Тиешле килешүләр төзелгәннән соң, подряд оешмасы эшкә керешәчәк.
Югары Яркәйдәге «Солнечный» микрорайонында социаль инфраструктура объектларын төзү планлаштырыла. Музыка мәктәбе һәм парк зонасы булган стадион төзелешенә проект документацияләре эшләнде. Смета бәясе-221,4 млн. сум тәшкил итә.
Музыка мәктәбе 3 катлы булып, гомуми мәйданы - 1574,1 кв. м..Ул 150 укучыга тәгәенләнәчәк. Биредә 100 урынлык актлар залы, музыка белән шөгыльләнү өчен индивидуаль сыйныфлар (12 сыйныф), хореография залы, хор, оркестр дәресләре өчен класслар,административ, техник һәм санитария-көнкүреш биналары булачак.
Шулай ук стадион төзеләчәк. Аның ясалма үлән өслеге 110х73 м-8030 кв. м булган футбол кыры, озынлыгы 400 һәм 100 м булган 5 юл, киңлеге 1,22 м булган резина өслекле - 2648 кв. м., чаңгы-роллер трассасы-озынлыгы 2 км, резин өслекле уен мәйданчыклары (2 волейбол мәйданчыгы, баскетбол мәйданчыгы, физкультура мәйданчыгы) – 1897,4 кв. м., трибуналар (1000 урын), административ-көнкүреш бинасы була. Смета бәясе-507,6 млн. сум. Объектларны гамәлгә ашыру «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 2026-2027 елларда планлаштырыла.
- Илдар Иршатович, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга даими рәвештә зур ярдәм күрсәтеп торасыз, моның өчен алар сезгә рәхмәт белдерә. Тагы да гумконвой белән алгы сызыкка кайчан барырга ниятлисез?
-Русия катлаулы вакыт кичерә. Бөтен ил, шул исәптән безнең район халкы да: Миңнегали Шәйморатов, Александр Достовалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннар, «Башкортстан» полкы, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең тыныч халкын нацистлардан яклап чыкты. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз, Ватан өчен катлаулы вакытта аны яклауга баскан һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында үзләренең хәрби бурычын үтәүче яугирләрнең ныклыгына сокланабыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан районда оператив штаб төзелде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең районнан 11,6 млн сумнан артык акча җыелды (6 693 000 сум – исәп-хисап счетына, 3 293 000 сум – акчалата, 1 628 000 сум – товар белән). Барысы 24 тапкыр гуманитар конвой җибәрелде, шул исәптән: 24 берәмлек техника (УАЗ хантер – 10 берәмлек, УАЗ буханка – 10, Нива – 4, прицеплар – 6 данә, тәгәрмәчле мунчалар – 3, мичләр – 56 , генераторлар – 35, бензопилалар – 18, квадракоптер – 2, төзелеш инструментлары - 155, тепловизорлар – 7 , төнге күрү приборы – 1, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тактик носилкалар, азык-төлек продуктлары һ.б.). Махсус хәрби операциядә һәр катнашучысына беренчел кирәк-яраклар белән рюкзаклар һәм бауллар тапшырыла. Агымдагы елда тагы да ике тапкыр гумконвой җибәрүне планлаштырабыз. Якташ егетләребезгә ярдәм күрсәткән һәр илешлегә рәхмәтемне җиткерәм.
-Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен нинди ташламалар бар һәм бу мәсьәләне районда кем алып бара? Бу турыда нәрсәләр әйтерсез?
-Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы территориясендә 40ка якын ярдәм чарасы гамәлдә. МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә - медицина учреждениесенә бару өчен транспорт, азык-төлек җыелмалары, балалар товарлары, утын бирелә, җәйге лагерьларга, шифаханәләрдә ял итү өчен түләүсез юлламалар, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында МХОда катнашучыларның балалары өчен түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә, балалар бакчаларына түләүдән азат ителә, район эчендәге һәм шәһәр яны маршрутларына түләүсез йөрү, өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге түләүсез түгәрәкләр һәм секцияләр һ.б. каралган. МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре белән «Ватанны саклаучылар» фондының Илеш филиалы социаль координаторлары Ләйсән Латыйпова һәм Рубен Хәсәнов шөгыльләнәләр (адресы: Коммунистик урамы, 17, прокуратура бинасы. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34762) 5-20-25).
-Ел саен безнең районда төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Республикада эшләп килгән төрле программалар гамәлгә ашырыла. Киләсе елда “Башкортстан ишегаллары” программасы буенча нинди ишегаллары ремонтланачак?
-Безнең эшчәнлектә төзелеш, авылларның архитектур йөзен яхшырту һәм торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләре аерым урын алып тора. «Башкортстан ишегаллары» төбәк программасын тормышка ашыру чорында районда Югары Яркәй авылының 7 ишегалды территориясенә ремонт ясалган. Биредә подьездга керү юллары, машина кую урыннары төзелде, җәяүлеләр сукмаклары асфальтланды, төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү зоналары булдырылды, 12 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен уен зоналары булган ике мәйданчык, футбол, баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килде, яктырту тулысынча яңартылды, видеокүзәтү системасы урнаштырылды, яшелләндерү эшләре башкарылды.
Шулай ук әлеге программа кысаларында районда беренче стрит-арт проекты барлыкка килде. Бер бинаның фасадында район халкы һәм кунаклары район үзәгенең яраткан урыннарын чагылдырган матур картинаны күрә ала. Безнең районда төбәк программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә Югары Яркәй авылының Совет урамы буенча ишегалды территориясен төзекләндерү дәвам итә. Монда эшләр ике этапка исәпләнгән. 2025 елда икенче этапны гамәлгә ашырырга һәм эшләрне тулысынча төгәлләргә ниятлибез.
Ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында район үзәге үзгәртелә. 2019 елдан башлап Югары Яркәй һәм Түбән Яркәй авылларында гомуми мәйданы 25,9 мең кв.метр булган заманча һәм җәяүлеләр юллары төзекләндерелде. Биредә яктырткычлар, эскәмияләр, урналар, " Мое.Село.Родное» кече архитектура формасы, декоратив үсемлекләр утыртылды. Бу юллар ике авылның төрле өлешләрен тоташтырды һәм халыкның социаль һәм спорт учреждениеләренә хәвефсез керү мөмкинлеген тәэмин итте. Агымдагы елда җәмәгатьчелек тавыш бирү йомгаклары буенча Югары Яркәй авылында Октябрьнең 50 еллыгы урамында 772 метр озынлыкта һәм Түбән Яркәй авылында Юл урамы буйлап 937 метр озынлыкта 8,8 млн.сумлык җәяүлеләр юлларын төзекләндерүне төгәллибез.
- Әйтергә кирәк, республикада киң колач алган Урындагы инициативаларны яклау программасы нигезендә районда күп кенә проблемалар хәл ителде. Районыбызның әлеге программада алдагы елларда да катнашу планнары бармы?
-Ел саен торак пункт территорияләрен төзекләндерү, су белән тәэмин итү системасын, урамнарны һәм урындагы әһәмияттәге юлларны карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Авыл биләмәләре максатчан җыемнар, иганәчелек ярдәме хисабына корыган агачларны кисү, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне төзекләндерү, ритуаль йортлар төзү, зират коймаларын һәм капкаларын яңарту һ.б. белән актив шөгыльләнә.
2016 елдан башлап ел саен районның барлык 22 авыл советы авыл биләмәсе әлеге программада актив катнаша. 2016 елдан 2024 елга кадәр программаны гамәлгә ашыру чорында районда республика бюджеты хисабына һәм авылларда яшәүчеләрнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм урындагы бюджетның финанс катнашында 290,9 млн.сумлык 194 проект гамәлгә ашырылды.
38 авылда мәдәният йорты һәм клубы, 23 авылда юллар ремонтланды. 48 торак пунктта су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясалды, 18 берәмлек тәгәрмәчле трактор сатып алынды, алар асылмалы җайланмалар белән комплектланды. 25 мәктәптә һәм балалар бакчасында түбә, тәрәзә һәм эчке ремонт проблемалары хәл ителде. Шулай ук янгын деполары төзелде, мәктәп автобусы гаражы өчен модульле биналар сатып алынды, Иске Күктаудагы микрорайоннарга газ кертелде. Тагы да хоккей тартмалары һәм төрле тренажерларны үз эченә алган спорт комплекслары сатып алынды һәм урнаштырылды. Барысы өчен дә спонсорларга, халыкка бик зур рәхмәт.
-Илдар Иршатович, Югары Яркәйдәге бассейн ремонты буенча да аңлатып китсәгез иде.
- Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров кушуы буенча агымдагы елда «Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасына (бассейнына) капиталь ремонт эшләре башланды. Ул республика һәм район бюджеты исәбенә башкарыла, гомуми суммасы 123,8 млн. сум. Атап әйткәндә, бинаның фасады җылытыла һәм яңартыла, инженерлык коммуникацияләренең эчке системалары, түбә алыштырыла һәм конструкцияләре ныгытыла, стеналары, идәннәре һәм түшәмнәре эшләнә, спорт инвентарьләре, җиһазлар, мебельләр сатып алына һ.б. Барлык эшләрне агымдагы елның декабрендә тәмамлау күзаллана.
- Илдар Иршатович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә районның киләчәк үсеше өчен, халык мәнфәгатьләрен яклау кебек авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш – Лира ГӘРӘЕВА.