Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
4 октябрь 2024, 10:00

Гомерен матур эшләре бизи

Рубин Назыйф улы Галимов... Бу исемне әйтү белән кешелекле, итәгатьле, мәдәниятле, һәр сүзен һәм фикерен төптән уйлап җиткерергә омтылучы шәхес, шул ук вакытта принципиаль, таләпчән, башлаган эшен, һичшиксез, ахырына җиткерергә күнеккән җитәкче күз алдына килеп баса. Әйе, бар хезмәт юлы җитәкче вазыйфасына багышланган ир-егеткә барлык бу матур сыйфатларга ия булып, нәкъ кирәк вакытта аларны урынлы файдалана белү райондашлары арасында танылу алырга, ышаныч казанырга ярдәм иткәндер.

Гомерен матур эшләре бизиГомерен матур эшләре бизи
Гомерен матур эшләре бизи

Үзенең 50 яшьлек алтын юбилеен билгеләгән көннәрдә узган юлларына әйләнеп карамыйча гына башкарылган эшләрен бәяләп тә булмыйдыр...

Рубин Галимов Югары Яркәй авылында Мөслимә Гарифҗан кызы һәм Назыйф Миңнияр улының тату гаиләсендә дөньяга аваз сала. Сер түгел, баланы үстерү, тәрбияләү, укыту, тормышка яраклы итеп әзерләү, башлы-күзле итү – һәр ата-ананың изге бурычы. Шушы мәшәкатьләр, шатлыклар белән сөенеп яшәп ятканда, авыр кайгы килә – әтисе каты авырудан вафат була. Мөслимә апа барысына да түзә, авырлыкны сабырлыгы белән җиңеп, үзендә арытаба яшәргә көч таба. Иң мөһиме, улын тырыш, максатчан, эшсөючән, гадел булырга өйрәтеп тәрбияли.

Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмам лагач, Башкорт дәүләт аграр университетына укырга керә. Инженер - мелиоратор белгечлеге буенча кулына диплом ала һәм туган районына эшкә кайта. Хезмәт юлын 10нчы механикалаштырылган күчмә колоннада мастер булып башлый. Бераздан “Газспецстрой” ССМУга участок мастеры булып күчә. Биредә кешеләр белән эшләү серләренә төшенә, җитәкче баскычларына күтәрелерлек булып формалаша. Аның принципиальлек, оештыру сәләтен күреп, 2003 елда Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр. Рубин Назыйф улы сынатмый, үз вазифасын намус белән башкара. Биләмә урындагы үзидарә органы оештырган һәр чараны күтәреп алып, һәрберсендә актив катнашып, төзекләндерү, яшелләндерү, санитар чистарту буенча игълан ителгән район конкурсларында призлы урыннар алуга ирешә. Райондашлар мәнфәгатен кайгыртып, аларга турыдан-туры үз вазифа бурычы кушуынча гына түгел, ә шәхсән киңәш-тәкъдимнәре белән дә һәрвакыт ярдәмгә әзер торган Рубин Назыйф улы район тормышы эчендә кайнап, һәр юнәлештәге проблемаларны хәл итүгә, урындагы үзидарәне ныгытуга лаеклы өлеш кертте, эшен оештыруда үзен тырыш, таләпчән, сәләтле итеп күрсәтә. Белемен камилләштерү максатында, читтән торып БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә юриспруденция факультетын тәмамлый.

2009 елда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп тәгаенләнә. Бөтен көчен салып эшләргә тырыша. Белгәнен җиренә җиткереп башкара, белмәгәнен җайлап өйрәнә, киңәшләшә. Районда мәгариф, мәдәният, медицина, пенсия фонды, опека һәм попечительлек, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәтләр күрсәтү, спорт, туризм, яшьләр сәясәте, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау, хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча эшләр төгәллек белән алып барыла. Гомумән, халык белән эшләп бай тәҗрибә туплаган Р.Галимов тәкъдим ителгән вазифаны зур җаваплылык белән башкара.

Рубин Назыйф улы 2016-2018 елларда Уфа шәһәре Калинин районы «ЖЭУ-67» торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсендә директор булып эшли.

2019 елда аның язмыш район юлы ремонт-төзелеш идарәсе белән бәйләнә, тәҗрибәле җитәкчегә начальник вазифасы ышанып тапшырыла. Юл хуҗалыгы торышы - районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Нәкъ аларның хезмәт авырлыкларга, начар һава шартларына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында җәмәгать транспортының тотрыклы эшләвен, йөк һәм пассажир ташу иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Иртә яздан башлап, көзге сезонга кадәр - төзекләндерү чараларында, кышын трассаларны кардан чистартуда һ.б. җитәкчедән алып, гади эшчегә кадәр вакыт, хәтта ял көннәре белән исәпләшмәү «Башкиравтодор» җәмгыяте, муниципаль район хакимияте куйган бурычларны үз вакытында үтәп чыгарга ярдәм итә. 2023 елда оешма Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы итеп үзгәртелә.

Әйтергә кирәк, предприятие районда узган шимбә өмәләрендә актив катнаша, территорияне төзекләндерү буенча район конкурсында призлы урыннар яу лый. Әлбәттә, монда җитәкченең тынгысыз, коллективының - тырыш, хезмәткәрләренең тәҗрибәле булуы зур роль уйный.

Район Советына ике чакырылышта депутат итеп сайланып, төбәк халкының ышанычын яулады ул.

Рубин Галимов кайда гына эшләсә дә, ул җитәкләгән участокта тәртип була. Кеше белән уртак тел таба белә. Анда мин-минлек, борын чөерү юк. Гадилеге, кешелекле булуы белән халыкны үзенә карата һәм эшне кушып, мәҗбүр итеп түгел, хөрмәт казанып оештыра белә. Шуңа да аның һәр дәрәҗәдә дуслары бихисап, бәйләнешләре ныклы, авторитеты бәхәссез. Һәм болар барысы да район файдасына хезмәт итә.

Тормыш шулай яратылган: кеше танылу өчен гамәл кылмый, ә кылган гамәлләре таныта. Рубин Назыйф улының хезмәте республикада, туган Илешендә танылып, Башкортстан Республикасының, БР Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнә, 2021 елда «БРның атказанган төзүчесе» исеме бирелә.

Юбиляр - сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк кеше, моңлы итеп җырлый. Әти-әнисеннән күчкәндер инде сәнгатькә маһирлык – Мөслимә апа үзенчәлекле тавышы, Назыйф абый оста итеп гармунда уйнавы, биюе белән район сәхнәләреннән төшмәде.

Яшәү хикмәте – парлы тормышта. Ир бәхете – хатыннан уңуда. Тормыш иптәшенең синең рухи бөтенлегеңне саклап торса гына, күңел олы эшләргә омтыла, аларны башкарып чыгарга үзеңдә көч тә, дәрт тә табасың. Ә Аскын районы сылуы Ирина Хәтәм кызы шундый иптәш, ана була алды.

Булачак тормыш иптәше Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясендә белем ала. Арытаба читтән торып БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә икътисади факультетын тәмамлый. Ирина белән Рубин студент елларының соңгы курсында өйләнешә. Алар гаилә башлыгының туган ягына кайтып төпләнәләр һәм үз көчләре белән күркәм йорт тергезәләр.

Галимовлар ике улга гомер биреп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерде. Алмаз Санкт-Петербург дәүләт граждан университетын уңышлы тәмамлап, инженер белгечлеге буенча кулына диплом алган. Армия сафларында булып, аны намуслы үти. Бүгенге көндә ул Санкт-Петербургта һөнәре буенча хезмәт сала. Илназ Уфадагы БДАУ колледжында прилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү белгечлеген үзләштерә. Әлеге вакытта Чиләбе шәһәрендә вахта ысулы белән эшләп йөри. Ирина Хәтәм кызы Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында кадрлар бүлегендә эшли.

Һәръяклап оста, тынгысыз шәхес Рубин Назыйф улына киләчәктә дә шундый сәләтле җитәкче, инициативалы оештыручы булып калуын, авыр хезмәтендә уңышлар, гаилә тормышында иминлек телибез.

Лира КӘБИРОВА.

Гомерен матур эшләре бизи
Гомерен матур эшләре бизи
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас