Авылның активы, халык катнашлыгында җыен барышында эшләнәсе объект билгеләнде. Бертавыштан авылда скважина бораулап су туплау җайланмасын капиталь ремонтлау турында карарга килделәр. Арытабан авыл халкы проектны финанслауда үз өлешләрен кертү суммасын билгеләде, эшне оештыру һәм үткәрү өчен инициатив төркем сайлады.
Нәтиҗәдә, Ябалакта су чыганагына 100 метр тирәнлектә скважина чокылып, торбалар сузылды. Хәзер халык өзлексез рәвештә су белән тәэмин ителә.
Бу уңайдан оештырылган чарада һәр эшне башлап йөрүче активчылар – авыл старостасы Наилә Курятенкога, аның алыштыргысыз ярдәмчеләре Лариса Борхановага, Гөлшат Зиннәтовага, Эльвира Галимовага, Айдар Галимовка, Фәнит Нурисламовка, Камил Галиуллинга авыл биләмәсе хакимиятенең Почет грамоталары тапшырылды.
Җәйге чорда, аеруча корылык елларында, суүткәргеч белән проблема килеп туарга мөмкин. Проект буенча резерв скважинасын бораулау эше тормышка ашса, су белән тәэмин итүдә кынлыклар булмас, дип ышанабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.