Анда комиссиянең барлык әгъзалары, район мәктәпләре директорларының киңәшчеләре катнашты. Утырышны наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә һәм эчкечелеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Р. Хәертдинов алып барды.
Көн тәртибендәге җиде мәсьәлә каралды. Җәйге каникуллар чорында балаларны, балигъ булмаган студентларны, ятим кызлар, малайлар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар категориясенә керүче студентларның мәшгульлеген оештыру турында район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Руфина Заһидуллина һәм Башкорт аграр-технология колледжының директорның укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары Светлана Ризванова чыгыш ясады.
Район үзәкләштерелгән китапханәсе мөдире Айгөл Якупова сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча китап, плакатлар, стендлар күргәзмәләре оештыру һәм наркотикларга каршы профилактик чаралар уздыру турында сөйләде.
Балигъ булмаганнарны, шул исәптән балаларны исәпкә алуның төрле төрләрендә торучыларны спорт учреждениеләренә һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә җәлеп итү турында муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе Иршат Фәсхиев бәян итте.
Массакүләм мәгълүмат чараларында наркоманияне профилактикалау эшен, акцияләр һәм оператив-профилактик чаралар уздыру буенча Илеш мәгълүмат үзәге һәм “Илиштелерадиокомпания” МАУ хезмәткәрләре Эльвира Хәсәнова белән Лена Насертдинова чыгыш ясады.
Балигъ булмаганнар арасында алкоголизм турында район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор,полициянең өлкән лейтенанты Лариса Гафурова ассызыклады.
Районның авыл советы авыл биләмәләрендә һәм уку йортларында балигъ булмаган балалар арасында алкоголь куллану очраклары турында мәгълүматны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече-җаваплы секретарь Рита Вәҗиева җиткерде.