-Накыя һәм Гафур Ракыйповларның 8 балалы гаиләсендә 4нче булып дөньяга килгәнмен, – диде ул. – Әтием колхозда бригадир, механизатор булып эшләгәнгә, гел янәшәсендә кайнашып үстем, җәйге каникулларда аның янында эшләп йөрдем. Ул мине техника белән идарә итәргә, аның нечкәлекләренә өйрәтте. Әнә шулай, үзе дә сизмәстән, гомерлек һөнәремә нигез салды. Югары Манчарда урта мәктәпне тәмамлагач, башта район үзәгендә мәдәният йортында баянчы булып эшләдем. 1973 елда хәрби комиссариат юлламасы белән Совет Армиясе сафларына алындым. Армиядән кайткач, озаклап ял итеп тормадым. Район үзәгендәге “Сельхозтехника” оешмасында водитель булып эшли башладым. Ике ел тимер ат иярләгәч, хезмәтемне райкомда шо фер булып дәвам иттем,- дип хәтерен яңарта юбиляр.
1992 елда янә эш урынын үзгәртә Галинур Гафур улы – “Илеш май-сыр заводы” җәмгыяте оештырылып, аның Лена, Яңа Аташ авылларындагы ярдәмчел хуҗалык директоры итеп тәгаенләнә. Белеме һәм тәҗрибәсе булган хезмәткәр беренче көннәрдән үк җитәкчелекнең уң кулы була. Аның җитәкчелеге, коллективның күмәк тырышлыгы белән басуда җитәрлек күләмдә яшелчәләр үстерелә. Атлар сатып алынып, алардан милли эчемлек - кымыз эшләп сата башлыйлар. Ул чорда ул илешлеләрнең яраткан эчемлегенә әверелә.
Галинур Гафур улы биредә эшләгәндә берьюлы читтән торып Бәләбәйдә техник-механик һөнәрен үзләштерә. Җәмгыятьтә 14 ел хезмәт салганнан соң, “Илешмолоко” предприятиесенә баш механик булып урнаша. 2016 елда лаеклы ялга чыга. Г.Ракыйпов 1980 елда Йонны авылының уңган-булган чибәре Нәзилә Әгълә кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Алар медицина өлкәсендә һөнәр сайлап, бүгенге көндә уңышлы эшләп йөриләр.
Әйткәндәй, өлкәннәре Илнур Уфа шәһәрендә яши, гаиләле, ул һәм кыз үстерә. Ул медицина фәннәре кандидаты, талантлы һәм грамоталы табиб-урологларның берсе, Куватов ис. республика клиник дәваханәсенең урология бүлегенең югары категорияле урологы, Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2023 елда «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә.
Кече уллары Илдар Уфа клиникасында стоматолог-ортопед һөнәре буенча хезмәт сала. Эшен яратып, намус кушканча башкара. Пациентлары аның турында һәрвакыт яхшы бәяләмә бирә.
Гомумән, Ракыйповлар акыллы, абруйлы, лаеклы уллар үстереп, тормыш юлына чыгара. Әле дә тормыштан тәм һәм ямь табып, бер-берсенә терәк, кирәк булып, оныкларына куанып, матур гомер кичерә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.