Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 октябрь 2024, 07:00

Эшкуарлыкка - киң юл!

Районда кече бизнес өлкәсендә 5 меңнән артык кеше эшли. Урта һәм кече эшкуарлык субъектлары саны 737 берәмлек тәшкил итә.

Эшкуарлыкка - киң юл!Эшкуарлыкка - киң юл!
Эшкуарлыкка - киң юл!

Эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында дәүләт тарафыннан кече бизнеска субсидияләр; грантлар; салым йомшартулары; кредитлауның отышлы шартлары; дәүләт сатып алуларында катнашуның аерым шартлары каралган программалар эшләнде һәм эшләнә. Мәсәлән, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» муниципаль программасы кысаларында 2023 елда кече һәм урта эшкуарлыкның 7 субъекты 1 095 мең сумлык, шул исәптән 700 мең сум район бюджетыннан финанс ярдәме алды. Аларның күбесе эшкәртү тармагы өлкәсендә эшли.

Быел әлеге программа кысаларында шулай ук эшкуарларга сатып алынган җиһазларга; лизинг шартнамәсе буенча беренчел кертемне түләүгә чыгымнар өлешен каплау; тоташтырылган инженерлык инфраструктурасына чыгымнарны каплау; бизнесның башлангыч стадиясендә финанс белән тәэмин итү кебек дүрт төр буенча ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Каралган акча 1 млн. 151 мең сум тәшкил итә, республика бюджетыннан 451 мең сум бүлеп бирелә, урындагы бюджетта 700 мең сум каралган.

Районда 14 социаль предприятие теркәлгән, шул исәптән 5 - юридик шәхес, 9 - шәхси эшкуар. 2023 елда аларның 7се Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашты, шуларның 6сы җиңүче булып танылды һәм 500 мең сум күләмендә грантларга лаек булды. БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан «Җиңел старт һәм бизнесны уңайлы алып бару өчен шартлар тудыру» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грантлар бирелә. 2023 елда туризм өлкәсендә Башкортстан Республикасы бюджетыннан 3 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 12 млн. 900 мең сумлык грант ярдәме алды.

Уңайлылык, сервис һәм табигать белән бердәмлекне берләштергән кемпинг - объектлар һәм глемпинг - экоотельләр булдыруга конкурс игълан ителә. Бу юнәлештә районның 5 эшкуары эшли, төзелеш өчен җир рәсмиләштерелә, бизнес - планнар, маршрутлар төзергә ярдәм ителә һ. б.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бүгенге көндә районда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча 11 КФХ, 5 фермер яшь фермерларга ярдәм итү, 8 кооператив – кулланучылар кооперативларын үстерү, 4 КФХ – «Агростартап» программасыннан куллана.

Республика бюджетыннан финанслана торган контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм җан башына уртача керемгә ия булган район халкына ярдәмнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Әлеге программада үзмәшгульләргә һәм эшләп килүче һәм шәхси эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә 350 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү каралган. 2023 елда 14 эшкуарга 4 млн. 900 мең, агымдагы елда планга карата 3,5 млн. сумлык ярдәм күрсәтелде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас