Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә социаль мәсьәләләр һәм төзекләндерү эшләре уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтергә кирәк, Урындагы инициативаларны яклау программасында биләмә халкы 9 ел рәтттән катнашып, күләмле эшләр башкарылды. Агымдагы елда әлеге проект рамкаларында янгын сүндерү депосына капиталь ремонт уздырылып, газ белән ягулыкка тоташтырылды.
Әлеге уңайдан Сүлте авылында бәйрәм үткәрелде. Чарада муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, Сүлте авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Миңнуллин катнашып, ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Авыл халкы да файдалы проектның авылны үстерүдәге өлеше бәһалап бетергесез булуын билгеләп,чиксез рәхмәтләрен белдерде. Чара барышында авыл үзешчәннәре концерт программасы тәкъдим итте.
Лира ГӘРӘЕВА.