Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 октябрь 2024, 08:00

Рәхмәтебез чиксез

Күңел төшенке вакытта юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти. «Кеше күңеле - пыяла, саксыз тисәң, уала», – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда. Караучысыз калган әби-бабайларны сыендырырга ярый әле картлар һәм инвалидлар йортлары бар.

Рәхмәтебез чиксезРәхмәтебез чиксез
Рәхмәтебез чиксез

Безнең Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлегендә 36 өлкән кеше гомер кичерә.

Бәйрәмнәрдә әлеге йортларда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен миһырбанлы райондашларыбыз, якыннары белешә, күчтәнәчләр тапшыра, мәктәп укучылары, район мәдәният сарае, район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк итә. Әлбәттә, әби-бабакайлар мондый ихтирам чарасына бик нык сөенә.

“Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибраһимова биредә көтеп алынган кунак. Яшь җитәкче булуга карамастан, аның күңеле һәрвакыт изгелек кылырга ашкына. Ул һәр бәйрәмдә учреждениега килеп биредә яшәүче әби-бабайларны җылы сүзләре, тәмле күч тәнәчләре белән шатландыра. Агымдагы елда да Өлкәннәр көне уңаеннан Елена кирәкле булган көн-күреш, гигиена кирәк-яраклары, продукция алып килде.

“Өлкән кешегә күп кирәкми - әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә. Аларның хәлләрен ел дәвамында белешеп торырга тырышам. Ә инде өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм белән котлау традициягә керде. Хәзер үзләре дә нәкъ шул көнне көтеп тора бит. Быелгы очрашу да бик җылы узды. Өлкәннәребезнең күңелләре булды”, - ди Елена Роберт кызы кәнагәтьлек хисе белән.

Изге күңелле, олы йөрәкле якташыбызга күркәм гамәлләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә уңышлар телибез һәм башка райондашларга үрнәк итеп куябыз.

Венер СӘЛИМОВ, Ишкардагы инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны социаль хезмәтләндерү бүлеге мөдире.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас