Биредә яшәүче халык җыен барышында әлеге проектта катнашырга ризалык белдергән иде. Шул рәвешле, беренче чиратта хәл ителәсе проблема билгеләнеп, мәктәп автобусы һәм янгын сүндерү машинасы куяр өчен модульле гараж төзү проекты тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан хупланды.
Күптән түгел модульле гаражны кулланышка тапшыру уңаеннан бәйрәм оештырылды. Шатлыкны уртаклашу уңаеннан уздырылган чарада муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Муллаголов авыл халкы катнашты.
- Авыл тормышында проблемалар күп, алар барысы да мөһим. Ә Урындагы инициативаларны яклау программасы торак пунктларны үстерү өчен өстәмә акча җәлеп итү ысулларының берсе, кешеләрнең тормышын уңайлырак итә торган яхшы механизм булып тора. Әлеге программа ярдәмендә район буенча күләмле эшләр башкарылды, - дип билгеләде үз чыгышында Игорь Владимирович.
Илдар Әлфәф улы бәйрәм белән котлап, теләкләрен, изге эштә катнашучы авыл халкына рәхмәтләрен юллады. Актив катнашучыларга, төзекләндерүдә үз өлешен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лира ГӘРӘЕВА.