Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә наем шартнамәсе буенча бирелә торган сигез индивидуаль йорт һәм күпфатирлы йортта бер фатир төзелеше тәмамлану стадиясендә.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча Түбән Яркәй авылының Дорожная урамында җәяүлеләр юлларын төзекләндерү эшләре төгәлләнде, Югары Яркәй авылының Октябрьнең 50 еллыгы урамында эшләр соңгы этабында. Җәяүлеләр юлларының гомум озынлыгы 1,7 км тәшкил итә.
«Башкорт ишегаллары» программасы буенча Югары Яркәйдәге Совет урамы, 10, 10/1, 10/2, 10/3, 12, 14, Ленин ур.,2 адресы буенча күпфатирлы йортларның ишегалды территориясен төзекләндерү төгәлләнеп килә. Биредә юлларга һәм парковка урыннарына асфальт түшәлгән, тротуарлар, кер киптерү, каты көнкүреш калдыклары туплау мәйданчыклары, урналар, велопарковкалар урнаштырылган. Яктырткычлар, видеокүзәтү камералары урнаштыру һәм яшелләндерү эшләре башкарасы бар.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча Югары Яркәйдәге Совет урамы буенча урнашкан 23, 25, 27 нче күпфатирлы йортларның түбәләренә капиталь ремонт ясалган.
Урамнарны төзекләндерү һәм яктырту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Районда бүгенге көндә 5 000 нән артык урам яктырткычлары эшли. Аларның күбесенең инде хезмәт итү вакыты чыккан. Ел саен төрле төбәк программаларын гамәлгә ашыру кысаларында аларны энергияне саклый торган фонарьларга алыштыралар. Агымдагы елда тышкы яктырту системасын яхшырту программасы буенча Комсомол урамының 645 метр озынлыктагы өлешендә тышкы яктырту башкарыла, шуның белән җәяүлеләр һәм автомобильчеләр өчен хәвефсезлек тәэмин ителә. Югары Яркәй авылында 340 метрдан артык иске коймаларны алыштыру эшләре алып барыла.
«Башнефть» җәмгыяте средстволарына Балалар иҗат үзәге бинасына комплекслы капиталь ремонт ясалды. Балаларга уңайлы һәм сыйфатлы эш белән тәэмин итү өчен кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынды һәм урнаштырылды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның «Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү” дәүләт программасы буенча йөзү бассейны бинасына капиталь ремонт ясала. Капиталь ремонт кысаларында бинаның фасады җылытыла һәм яңартыла, түбә конструкцияләре ныгытыла һәм түбә яңартыла, инженерлык коммуникацияләренең эчке системалары алыштырыла (су белән тәэмин итү, су агызу, электр белән тәэмин итү, вентиляция, җылыту), стеналар, идәннәр һәм түшәмнәр буяла, бассейн касәләре ремонтлана, спорт инвентаре, җиһазлар сатып алына. Эшләрне агымдагы елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла.
Елдагыча, агымдагы елда да юл эшчәнлеген үстерү программалары буенча районның барлык авыл җирлекләрендә юллар ремонтлана, шул исәптән асфальт салу, ком-таш, вак таш салу һәм агымдагы ремонт эшләре дәвам итә, аларның гомум озынлыгы 50 километрдан артык..
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.