Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 октябрь 2024, 06:00

Хәрби хезмәткә чакырылучылар игътибарына!

Көзге чакырылышта Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссариатыннан хәрби хезмәт узу өчен якынча 120 хәрби хезмәткәр, шул исәптән 47 егет – Илеш районыннан чакырылу планлаштырыла.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар игътибарына!Хәрби хезмәткә чакырылучылар игътибарына!
Хәрби хезмәткә чакырылучылар игътибарына!

Хәрби көчләр гаскәрләренең барлык төрләре, шулай ук башкарма хакимиятнең башка федераль органнарының хәрби частьлары хәрбиләр белән комплектланачак.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәреләчәк, аларда заманча хәрби техника үзләштереләчәк, хәрби-учет белгечлеге алачак, ә соңыннан алган хәрби әзерлек нигезендә хезмәтләрен дәвам итәчәк.

Һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучы кием комплекты, несессер, азык-төлек комплекты белән тәэмин ителәчәк.

Әйтергә кирәк, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк. Элеккечә, чакырылыш Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә 2024 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Гражданнарга хезмәткә чакыруга бәйле чараларга килү турында хәбәр итү кәгазь өлгеләре белән гамәлгә ашырылачак. Алар хәрби хезмәткә чакырылучыларга расписка белән дә, заказлы хатлар белән дә шәхсәнә җиткереләчәк.

Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр, белгечлеге булуга карамастан, бүлекчәләргә җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендәге даими дислокация пунктларында билгеләнү буенча хезмәтләрен дәвам итәчәк. Хезмәт тәмамлангач, хәрбиләр үз вакытында кайтарып җибәреләчәк.

Кайнар линия

Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатында җәмәгать кабул итү бүлмәсе (консультация - хокук пункты) 8(347)228-02-92, көн саен эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр;

бүлек (гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру) 8(347) 253-13-48 , 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

Уфа гарнизоны хәрби прокуратурасы эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр 8(347)250-05-10;

Уфа гарнизон хәрби суды -8(347)259-14-83 эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә;

ашыгыч психологик ярдәм, республика яшьләр психологик үзәге - 8(347)276-56-12 көн саен 9.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр эшли.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас