Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 октябрь 2024, 08:00

Солдатларга – ярдәм

Күптән түгел Карабаш урта мәктәбендә укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм чара кунаклары өчен чын бәйрәмгә әверелгән «Башкортостан тәме - 2024» хәйрия ярминкәсе узды. Бу көнне белем учагында яңа пешкән камыр ризыклары, тәмле җиләк-җимеш исләре таралган иде.

Солдатларга – ярдәмСолдатларга – ярдәм
Солдатларга – ярдәм

Авылдашларның ярминкәгә бөтен гаиләләре белән катнашулары сөендерде. Әлфинә һәм Илнур Латыйповлар өч айлык сабыйлары Әмир һәм Эмилия белән килсә, Иштирәктән Ралина Заһидуллина чараның иң кечкәй кунагы булды. Мәктәптә шатлыклы тавышлар һәм кө-лүләр яңгырады, онытылмаслык күңелле һәм игелекле атмосфера хөкем сөрде. Һәр сыйныф үзенең партасын-прилавкасын уникаль тәмле продуктлар белән бизәде. Яшь эшкуарларга әниләре, әбиләре ярдәмгә килде. Алар башлангыч сыйныф укучыларына сату өчен «прилавкалар» оештырырга булышты.

Шулай ук мондый чара Иштирәк төп мәктәбендә узды. Өстәлләр тәмле камыр ризыклары һәм төрле тозланган яшелчәләр белән тулган иде. Өлкән сыйныф кызлары үзләре җитештергән бәлешләрне тәкъдим итте. Башлангыч сыйныф укучылары милли аш-суларны, тәм-томнарны, кексларны һәм пирожкиларны бик теләп сатты.

Моның өчен әти-әниләргә, укытучыларга, укучыларга, шулай ук чараны оештырырга ярдәм иткән А.Шәйгардановага, А.Сабировага, Т.Фәтхтдиновага, А.Комаровага, Л.Хөрмәтуллинага, И.Әһадуллинага, Э.Закировага, Р.Ямалетдиновага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ярминкә тәмамланганнан соң барлык җыелган акчаларны - 18125 сумны-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Җәмилова һәм укучылар Советы әгъзалары Югары Яркәй авылында урнашкан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырды.

Без, мәктәп коллективы, укучылар, ата-аналар, солдатларыбызга ышанабыз, горурланабыз һәм җиңү белән көтәбез!

Татьяна МӨХӘММӘТОВА, Карабаш урта мәктәбе директоры.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас