Әдәби-музыкаль кичә районның ветераннар советы рәисе, Башкортстанның атказанган агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Илеш районының шәрәфле шәхесе Анатолий Иванович Романовның 50 ел авыл хуҗалыгында эшләгән хезмәтенә һәм район үсешенә зур өлеш кертүенә багышланды.
«Яшьнәп үткән гомер“ чарасында муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре һәм икътисад буенча урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Нәфис Гавис улы Хәбетдинов, Илеш районы мәдәни ял үзәге җитәкчесе Рөстәм Флүр улы Әхмәдиев, Илеш районы мактаулы гражданины, Башкорт АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәһим Идрис улы Әюпов, Илеш районы мактаулы гражданины, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Урал" колхозы рәисе Роберт Габит улы Ибраһимов, икътисад фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зивкат Ислам улы Сәетгалиев, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнис Әхмәтнәгыйм улы Гарипов, Башкортстанның атказанган агрономы Ришат Тимергазый улы Гарифуллин, "Кызыл таң" газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге журналисты, биш китап авторы Зөһрә Наил кызы Исламова, хезмәт ветераны Нәгыймә Саяпова катнашты.
Кичә барышында дуслары, хезмәттәшләре Анатолий Иванович Романовның тормышы һәм эше турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Чараны музыкаль номерлар бизәде. Халык сәсәне Фларис Гайсин, Алмаз Шәрипов, Рамилә Хурамшина, Равилә Акмалова, «Самородки» төркеме, «Колонсак» балалар иҗаты үзәгенең театр түгәрәге җитәкчесе Әлфия Вәлиева башкаруында җыр һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Чарага авылдашлары, хезмәттәшләре, БАТК студентлары чакырылган иде.
Районның атаклы кешеләренә багышланган мондый чаралар үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Кичә Анатолий Иванович Романов тормышыннана багышланган видеопрезентация белән үрелеп барды. Чараны «Илһам» әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәсәнҗан кызы Хәлиуллина әзерләде һәм үткәрде.