Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 октябрь 2024, 09:00

Ягу сезонында сак булыгыз!

Мич ягу сезоны якынлаша. Алдан ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен кабатлау мөһим. Җылыту сезоны башланыр алдыннан хәзердән мичләрне тикшерергә һәм ремонтларга, төтен чыгару урыннарын корымнан чистартырга һәм агартырга кирәк. Агартылган мичтә янгынга китерергә мөмкин булган төзексезлекләрне һәм ярыкларны ачыклау җиңелрәк, чөнки ак фонда төтеннән чыккан кара эз ачык күренә.

Ягу сезонында сак булыгыз!Ягу сезонында сак булыгыз!
Ягу сезонында сак булыгыз!

Янучан материаллардан идәнне саклау өчен, мич ягар алдыннан металлдан яисә башка янучан булмаган материалдан ясалган калай кисәге куярга кирәк. Мичләрне яндыру өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар куллану тыела. Угар газы белән агуланмас өчен, мичтә бөтен күмер янып, зәңгәр ялкын күренмичә торба капкачын ябарга ярамый. Мичне көнгә 2-3 тапкыр 1,5 сәгать ягарга һәм кыздырмаска кирәк.

Янгыннар нәтиҗәсендә, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, узган көзге-кышкы чорда Башкортстан Республикасында 14 кеше һәлак булды. Яңа янгыннарга һәм фаҗигаләргә юл куймау безнең кулдан килә. Янгын яки яну билгеләре ачыкланганда, бу хакта ашыгыч хезмәтләргә 101 яки 112 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итегез.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас