Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
18 октябрь 2024, 09:30

Өч почмаклы хат

Беркөнне Исәмәт урта мәктәбенең укытучылар бүлмәсенә физкультура укытучысы Илшат абый хәрби киемдәге берәүне ияртеп килеп керде. Без аны зур кызыксыну белән каршы алдык. “Абзый” позывнойлы солдат Исанбай авылыннан булып чыкты.

Өч почмаклы хатӨч почмаклы хат
Өч почмаклы хат

Фәдис абый Украинадагы махсус хәрби операциягә мобилизация белән юллана. Кузгаласы көнне муниципаль район хакимияте барлык беренче кирәкле әйберләр тутырылган рюкзак тапшыра. Украина чикләренә барып җиткәч, аны ачып карый һәм бала кулы белән язылган өч почмаклы хат килеп чыга. “Без сине көтәбез, солдат абый, исән-сау кайтыгыз!” дигән юллар була анда.

Фәдис абый бу хатны йөрәк түрендә саклап йөртә. Ул аңа яшәргә көч, сынмаска рух бирә. Яугир кайту белән шушы баланы эзләп табам, дип үз-үзенә сүз бирә.

Әйе, укучыбыз бу хатны ихлас күңеленнән безне яклаучы солдатларга җитәчәгенә ышанып яза. Әти- әнисеннән рөхсәт сорый үзенең исем-фамилиясен, авылын куярга. ” Минем исемне, кайда яшәгәнне белсен әле, билгесез солдат абый. Бәлки аның мине күрәсе килеп, эзләп табар”, - ди ул. Бу хакта иптәшләренә дә сөйли Данияр.

Нәкъ шулай килеп чыкты да бит. Батыр яугир белән Данияр очрашты. Фәдис абый күчтәнәчләрен тапшырып, безгә матур тормыш теләде. Исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтып, тагы очрашырга язсын дигән теләкләр белән озаттык якташыбызны.

Чулпан ШӘРИПОВА, Исәмәт урта мәктәбе укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас