Наркомания XIX гасыр башында, Европага беренче тапкыр опиум һәм гашиш китергәч барлыкка килә. Бу матдәләр башта авыртуны баса торган дару сыйфатында кулланылган. Әмма XX гасыр башына җәмгыятьнең билгеле бер даирәләрендә, нигездә, богемада - әфьюн һәм гашиш наркоманиясе җитди проблемага әверелә.
Наркотик матдәләрне куллануга моданың чираттагысы формаль булмаган яшьләр хәрәкәтләре барлыкка килгәч, XX гасырның 60 нчы елларына туры килә. Ул вакытта наркотиклар ирек һәм үз - үзеңне белдерү символына әверелде. Нәкъ шул вакыттан башлап бөтен дөньяда наркоманнар саны бик тиз үсә башлый. Белгечләр фикеренчә, элеккеге Советлар Союзы территориясендә наркомания үсеше якынча 1982 елдан, Әфганстаннан наркотиклар китерү каналы ачылгач башланган. Шуннан бирле наркотикларга бәйле кешеләр саны арта гына бара.
Наркотиклар организмны ничек юкка чыгара? Барлык психоактив матдәләр - агулар, ә аларның баш миенә тәэсире – агулану симптомнары. Беренче булып баш мие интегә. Аның күзәнәкләре һәлак булу аркасында наркоманның фикерләве бозыла, интеллекты һәм хәтере кими. Наркотиклар куллану психикада шизофрения вакытында барлыкка килгәннәргә охшаш үзгәрешләр китереп чыгара: йомыклык, эмоциональ реакцияләрнең ярлылануы, кабул итү сәләте, хәрәкәт бозылу. Организмдагы барлык агулар бавыр белән зарарсызландырылганга күрә, наркотиклар куллану аның күзәнәкләренең үлеменә һәм цирроз үсешенә китерә. Ә организм системаларын даими стимуляцияләү аркасында наркоманнарның йөрәк мускулы бик тиз ябыга һәм иммунитет сизелерлек кими. Моннан тыш, гомум шприцлардан файдалану һәм җенси гигиенаның булмавы аркасында наркоманнар еш кына бер-берсен В һәм С гепатиты, сифилис һәм ВИЧ белән зарарлый.
Кем наркотиклар куллана? Наркоманнар арасында күпчелеге – яшь, нигездә 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган кешеләр. Наркотикларга якынаю күпчелектә «компания өчен», өлкәнрәк булып күренергә теләү аркасында, «проблемалар белән көрәшү» яки кискен тойгылар алу өчен бара.
Наркомания «яшь» проблема булып кала – хәтта 40 яшькә кадәр наркотиклар кулланучыларның санаулы берәмлекләре генә яши.
Наркомания җәмгыять өчен нәрсәсе белән куркыныч? Наркоман үзенең күпчелек социаль элемтәләреннән мәхрүм ителә. Эмоциональ-шәхес өлкәсен бозу аркасында ул элеккеге дуслары белән кызыксынмый башлый, ә аның үз мәнфәгатьләренең төп предметы – чираттагы дозаны эзләү һәм куллану.
Наркотиклар сатып алу өчен акча эзләү кешеләрне җәмгыятьнең криминаль катламнарына, ә аннары җинаятьләргә дә этәрә. Наркотиклар кулланудан үлем бик тиз башлана. Наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләүгә һәм наркотиклар таралуга каршы көрәшкә чыгымнар бик зур һәм алар ил бюджетын җитди авырлаштыра.
Ни өчен наркомания белән көрәшү авыр? Наркотиклар сату - табышлы бизнес, ул реклама һәм товарны алга җибәрү чыгымнарын таләп итми диярлек. Потенциаль сатып алучыны җәлеп итү методикаларының берсе – потенциаль сатып алучылар җыела торган урыннарда - төнге клубларда, яшьләр «тусовкалары» урыннарында, уку йортларында наркотик матдәләрнең беренче дозаларын бушлай тарату. Наркотиклар шулкадәр көчле тойгылар тудыра ки, киләсе доза инде сатып алына. Ә наркотикларның кайбер төрләренә психологик бәйлелек инде куллануның беренче очракларыннан ук барлыкка килергә мөмкин.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, Югары Яркәйдәге “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.