Полиция, беренче чиратта, үзенә акча эшләүнең төрле вариантларын эзләүче гражданнарга мөрәҗәгать итә. Иң киң таралган схеманы үтәү өчен мошенниклар социаль челтәрләрдә яки мессенджерларда «курьерлар» эзли, гади эш өчен тиз табыш вәгъдә итә. Вәгъдә ителгән бүләк - алынган сумманың ниндидер проценты. Мондый «курьерлар» мошенниклык схемасында звенога әверелә.
Еш кына курьерлар булып зур суммадагы хезмәт хакы белән җәлеп ителгән балигъ булмаган балалар була. Законсыз акча алуга юнәлдерелгән хокукка каршы эшчәнлеккә ризалашып, «курьерлар» үзләренең шәхси мәгълүматларын хәбәр итә, шуның белән үзләрен алга таба шантаж астына куя, шулай ук җинаятьтә катнашучылар була. Мондый җинаять схемасында катнашу өчен телефон мошенниклары курьерларына җинаять җаваплылыгы яный. Максималь җәза - штраф белән 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, беренче чиратта, хис-кичерешләргә бирелергә һәм уяулыкны югалтырга кирәкми; юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганыңа ярдәм итүне сорап шалтыратсаң, кичекмәстән сөйләшүне туктатырга, туганнарыңа шалтыратырга һәм алынган мәгълүматның дөреслегенә инанырга кирәк; акча бирү буенча шикле килешүләргә риза булырга кирәкми. Мошенниклыкның бу төре турында сөйләп, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән яшьтәге туганнарыңны саклап калу артык булмаячак.
Лариса ГАФУРОВА, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча төркем һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.