Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 октябрь , 12:00

Тәрбияче булу - күңел таләбе

Без аның белән гади гына итеп таныштык. Бәлки шул гадилеге белән үзенә җәлеп иткәндер дә. Хатын - кызлар гына эшли торган зур коллективта лаеклы урын яулавы бик җиңелдән димәс идем. Шулай булса да, бүгенге көндә бу ханым барлык хезмәткәрләр белән дә уртак тел табып, эшеннән тәм табып, канәгать булып яши бирә. Иртән  капкадан кергәч тә, очраган һәркемнең хәлен сорый, кем беләндер эш буенча килеп чыккан мизгелләрне хәл итә, кайсын аркасыннан җиңелчә генә кагып, хуплап җибәрә. Элек-электән ул вазифадагы кешене тәрбиячеләрнең тәрбиячесе дип әйтә торган булганнар. Сүзем нәкь әлеге урынны биләүче - Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар  бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләүче Зәлия Имамгали кызы ЗЫЯЗОВА турында.

Тәрбияче булу - күңел таләбе
Тәрбияче булу - күңел таләбе

Моннан 50 ел элек дөньяга аваз салып, ишле гаиләдә әти-әнисенә ярдәмче булып үсә ул. Чын башкорт хатын-кызларына хас сабырлык, күркәмлек кебек сыйфатларны балаларында әнисе кечкенәдән үк тәрбияләгән. Әтисе үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән. Киләчәккә һөнәр сайлаганда да икеләнеп тормагандыр, чөнки аның башка өлкәдә эшләвен күз алдына да китереп булмый, ул нәкь балалар янында эшләү өчен генә туган кебек.

Хәтсез еллар мәктәптә хезмәт салып, балалар бакчасын, коллективны үз итеп эшли башлавына да күп вакыт үтте. Ул - бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче. Югары тәҗрибәле, иң нәти- җәле эшләүче өлкән тәр- биячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул. Төпле фикерле, уйлаганын дәлилләп әйтә белгән, кирәк чакта, сабыр гына үткәреп җибәрә торган холкы аны барлык хезмәттәшләре, төрле еллардагы җитәкчеләр белән уртак тел табып, аңлашып, киңәшләшеп эшләргә мөмкинлек бирә. Мин хөрмәт иткән тагын бер матур сыйфаты: аңа рәхәтләнеп тыныч күңел белән эчеңне бушатасың, ул сиңа акыллы киңәшен бирә, кирәк икән, ачуланып ташлый, иң мөһиме, сөйләшкән ике арада кала, читкә таралмый. Кыскасы, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле өлкән тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Гаиләсендә ул тугры хатын, бәхетле әни, сөйкемле картәни. Гомер юлдашы Азат белән үзләре корган җитеш тормышта, авыл ихатасында җәй буе бакча тергезеп, җиләк-җимешен үстереп, кош-корт үрчетеп, матур дөнья көтәләр. Ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, үзаллы тормышка чыгардылар. Бүгенге көндә уллары гаиләле, ике оныгының иң яраткан картәнисе ул Зәлия ханым.

Кешелекле һәм игелекле хезмәттәшебезне барыбыз да ихтирам итәбез. Шушы көннәрдә ул юбилеен - 50 яшен билгеләде. Зәлия Имамгали кызын күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, алдагы вакытта сәламәтлек, күтәренке кәеф, эшендә уңышлар, туганнары, гаиләсе, якыннары белән бәхетле тормышта яшәргә насыйп булсын теләктә калабыз.

Барлык хезмәттәшләре исеменнән Фәнзия АРЫСЛАНОВА, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: