Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 октябрь , 12:30

Әти-әнисе горурлыгы

Түбән Яркәйдә яшәүче Рәлифә һәм Азат Шәмсиевлар уллары Айзат хезмәт иткән хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты алды.

Әти-әнисе горурлыгы
Әти-әнисе горурлыгы

Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә җитди карый. Аларның әти-әни ләре исеменә часть командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп торуы шуны раслый. Без гәзит укучыларыбызны да әлеге хатлар белән таныштырып барырга тырышабыз. Район ил сагында торучы үзенең батыр уллары белән горурланырга тиеш.

Солдат әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул. Ир бала үстерүче аналар баласы туганнан солдат әнисе булырга әзерләнә башлыйдыр, чөнки көннәрдән беркөнне аларга да шундый сагышлы бәхетне татыйсы була бит.

Айзат Шәмсиев Ингушетиядә хәрби бурычын үти. Аның кайтыр вакытын - октябрь ахырын - әти–әнисе, туганнары түземсезлек белән көтә.

- Ярый әле көн саен, күп вакыт хәтта көнгә икешәр дә була, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хәзер хатлар язышу заманнары узды инде. Улымның тавышын ишеткәч, үз янымда кебек хис итәм. Сагыну хисләрен басу өчен җанга якын тавышны ишетү дә җитә шул кайчак, - ди ана.

А.Шәмсиев 2004 елның 19 гыйнварында туа. Югары Яркәйдәге беренче гимназияне тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең машина төзү колледжында янгын хәвефсезлеге буенча белгечлек ала. Хәрби бурычын үтәргә 2023 елда китә. Бүгенге көндә Айзат - Кырым ярымутравында командировкада. Шушы көннәрдә әти-әнисенә шатлыклы хат килде. Аны 7 нче укчы батальонның 1 нче укчы ротасы командиры, лейтенант И.Егоров җибәргән.

Бу хатны укырга да күңелле, чөнки ул бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче солдатның әти-әнисенә улларының яхшы тәрбиясе өчен рәхмәтен җиткерү иде.

Анда шундый сүзләр бар: “Улыгыз командировка узу вакытында 1 укчы рота, 7 җыелма укчы батальон составында Кырым ярымутравы оборонасын саклауны тәэмин итү буенча махсус бурычларны үтәп, үзен уңай яктан, намуслы һәм дисциплиналы хәрби итеп күрсәтте. Командирлары һәм хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы һәм намуслы, тырыш егет булуы өчен хөрмәт итә. Командование исеменнән улыгызга яхшы тәрбия биргән өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”.

– Рәхмәт хаты килгән көнне, әйтерсең дә, шатлык күтәреп кайттым, барлык туганнарыбыз белән сөендек. Улыбыз октябрь аенда үзе теләп армия гә китте. Солдат тормышыннан зарланганы юк, яратып, бар күңелен биреп хезмәт итә. Бер анага да газиз баласын күз күрмәгән, аяк басмаган җирләргә җибәрүе җиңел түгелдер ул. Шулай да командирларыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар, шатлыклы хәбәрләр килгәч, рәхәт икән ул, - диде ана сөенечен белдереп.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: