Минем тормышымда исә кайгы-шатлыгымны уртаклашып яшәгән, гаиләбезнең таянычы булган, акыллы уй - фикерләре белән тормыш юлымны яктыртучы - ул игелекле, киң күңелле каенанам Зәмзәмия Мансурҗан кызы Басикова.
Дөмәй авылында Мәгъсүмә һәм Мансурҗан Казыйхановларның күркәм гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Өлкәне буларак, йорт эшләрендә булышырга, сеңлеләрен карашырга, кыскасы, дөнья йөген «җигелеп» тартырга туры килә аңарга. Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була, диләр. Бүген инде чәчләренә чал кергән, тормышның ачысын-төчесен татыган, күпне күргән, әмма үзара дуслыгын, бер-берсенә җылылыгын югалтмаган өзелеп торган әлеге туганнарын күреп, бу хакыйкатьнең дөреслегенә мин инанам. Холкы әниебезнең искиткеч - тыйнак та, акылы да, сабыр да. Каенанам бүген дә алар өчен зур киңәшче, сердәшче. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, «Җиләк-җимеш үстерүче» белгечлеген ала. Кулына диплом алган яшь белгечне Архангель районына эшкә җибәрәләр. Бригадир вазыйфасын башкарып, шактый тәҗрибә туплаганнан соң, кыз туган ягына кайтып, «Биш партизан» колхозына учетчы булып урнаша, арытаба бухгалтер итеп үрләтелә. Яшь вакытта уйларны чуалтырлык, башларны әйләндерерлек мәхәббәт кемнең генә башыннан үтми дә, якты истәлекләр калдырмый икән. Каенанам да үз бәхетен читтән эзләмичә, туган авылында туып-үскән Фәвәрис Басиков белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, тәрбияле балалар үстерүдә күреп гомер йомгагын сүтәләр. Берникадәр Бакалы районында яшәп алганнан соң, алар Чиләбе өлкәсенә күченә. Гаилә башлыгы - водитель, каенанам тимер юл мастеры булып урнаша. Бер-бер артлы ике уллары, Рөстәм белән Фәрит дөньяга килә. Әмма тормыш дигәнең күкләргә дә күтәрә, утларга да сала. Төрле сәбәпләр буенча, ике арада килеп чыккан аңлашылмаучанлыклардан гаилә таркалып, каенанам улларын җитәкләп туган йортына кайтып сыена. Ялгыз ана бу сынауны сабыр гына күтәрергә көч таба. Авыл магазинында озак еллар сатучы булып эшләү дәверендә авылдашларының ихтирамын һәм хөрмәтен яулый. Шул ук вакытта, колхоздагы төрле эшләрдән дә читтә калмый. “Олы апа бернинди авырлыклардан да курыкмады, һәрвакыт тырыш булды, бу хакта аның күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары сөйли”, - ди сеңлесе Зәлифә апа әни белән горурланып.
Язмыш сынауларына бирешмичә, горур атлап алга бара ана. Улларын назлап үстереп, зур тормыш юлына бастыра. Бүгенге көндә өлкән улы Рөстәм - тормыш иптәшем белән Үрмәт авылында яшибез, кызыбыз Камилә 3 нче сыйныфта укый. Фәрит гомер юлдашы Ләйсән белән Югары Яркәйдә төпләнде. Акыллы ике кыз үстереп,үзаллы тормыш юлына чыгардылар, икесе дә югары уку йортын тәмамлады. Оныгы Алина Мәскәү шәһәрендә бүгенге көндә медицина өлкәсендә эшли (табиб-педиатр), ә Чулпан үз парын табып, кавышып, зур шатлык өләште - беренче оныкач белән сөендерде.
Каенанам ислам дине нигезләре серләренә төшенеп, башта Дөмәй авыл мәчетендә, арытаба Октябрьский шәһәренең Нуруль - ислам мәдрәсәсендә дини белемен камилләштерде. Коръән – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән төп бүләк. Бүгенге көндә ул дин кануннарын төгәл үти, биш вакыт намазын укый, балаларын догадан калдырмый.
Хатын-кызга хас булган иң яхшы сыйфатларны үзендә туплаган гүзәл зат ул. Кайчан гына мөрәҗәгать итмә, беркайчан да кире бормый. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, ях- шы киңәшен бирә, белмәгәнне өйрәтә, килеп керсәң, якты йөзе белән каршы ала. Ул миңа үз әниемдәй кадерле һәм якын, бик күп нәрсәгә өйрәндем аңардан. Күрсәткән игелекләре, яхшылыклары, тормышымда булганы өчен кадерле кешемә зур рәхмәтлемен.
Шушы көннәрдә газизебез үзенең күркәм юбилеен - 75 нче көзен каршылады.
Изге күңелле каенанамны юбилее белән тәбрикләп, арытаба да безне шатландырып яшәвен, сәламәтлектә, хәерле картлыкта озын гомер кичерүен, балаларына яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Ирина БАСИКОВА. Үрмәт авылы.