«Җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумының җан башына икеләтә күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә айлык түләү билгеләнә. Башкортстан Республикасында бу сумма бер кешегә аена 27 506 сум тәшкил итә, ата-аналарның эш белән тәэмин ителешенә яки мөлкәтенә өстәмә таләпләр куелмый. Айлык тү- ләү күләме гариза биргән вакытта яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. Башкортстан Республикасы халкы өчен 2024 елда ул 13 340 сумга тигез», - дип аңлатты Башкортстан Республикасы буенча Русия социаль фонды бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов.
Ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү сертификат белән эш итү өчен өч иң кирәкле юнәлешләр исемлегенә керә. Айлык түләүне алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, кхп функцияле үзәктә яки Русия социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге берничә бала булса, һәр балага гариза аерым бирелә. 12 айлык чорны санау гариза биргәнче бер ай алдан башлана. Мәсәлән, әгәр гариза 2024 елның сентябрендә би- релсә, гаилә керемнәре 2023 елның августыннан 2024 елның июленә кадәр исәпләнә.
Әгәр айлык түләү алу турында гари- за бала туган айдан алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан башкарыла. Калган очракларда - аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән айдан.
Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә. Айлык түләүне алуга кабат гариза ул билгеләнгән чор- ның соңгы аенда бирелергә мөмкин. Башкортстанда ана капиталы акчаларыннан бердәм түләү көне — алдагы ай өчен һәр айның 5 нче көне билгеләнгән. Әгәр бу сан ял яки бәйрәм көненә туры килсә, санау 5 число алдыннан соңгы эш көнендә башкарыла.
Русиядә ана капиталын куллану мөмкинлекләре даими рәвештә киңәя. Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә ана капиталы сертификатында 10 мең сумнан да кимрәк калган гаиләләр әлеге акчаларны бер мәртәбә түләү рәвешендә ала алачак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд яки Күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Гариза 10 эш көне эчендә каралачак, ә акча күчерү 5 эш көненнән дә артмаячак. Ул гаризада күрсәтелгән банк счетына күчереләчәк. Түләү күләме мөрәҗәгать итүче сертификатында калган 10 мең сумнан артмаган факттагы сумманы тәшкил итәчәк.
Ана капиталы средстволарыннан түләүләр алу мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып, Башкортстан Республикасы буенча Русия социаль фонды бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була: 8-800- 100-00-01 (шалтырату бушлай).
Пенсия һәм социаль миният фонды бүлекчәсе.