Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
20 октябрь 2024, 07:00

Хезмәт белән үткән гомер

Элекке буын кешеләренә бер сыйфат хас – алар гомер буе туган якларына тугры булып кала. Лаяшты авылында яшәүче Глүсә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА – шундыйларның берсе: күпләргә үрнәк булырлык, лаеклы тормыш юлы үтә ул һәм бүгенге көндә дә матур гомер кичерә. Хезмәт ветераны 15 октябрь көнне үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Ул Сәеткул авылында Шәмсиямал һәм Шәрифулла Авзаловларның тырыш гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Сабый чагы каһәрле сугыш һәм аннан соңгы авыр чорга туры килә.

Хезмәт белән үткән гомерХезмәт белән үткән гомер
Хезмәт белән үткән гомер

Глүсә Шәрифулла кызы 7 сыйныфны тәмамлагач, М.Гафури ис.колхозда сыер савучы булып эшли башлый.

-Эш башлаганда фермада бернинди шартлар да юк иде. Сыерларны кул көче белән саудык, бераз күнеккәч, җайлашкач, малларның санын тагын да арттырып җибәрделәр. Сыерларны үзебез бәйлибез, өсләрен тазартабыз, юабыз, силосны итәккә салып, азыкны күтәреп таратабыз, сөтне чиләкләп ташыйбыз. Ничек кенә эш авыр булмасын, күңелле яшәдек, - ди Глүсә апа, эш башлаган елларны искә төшереп.

Әйе, бәләкәйдән хезмәттә чыныгып үскән тырыш кызны мондый авырлыклар бер дә куркытмый. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша.

Кияүгә чыккач Лаяшты сөтчелек фермасында сыер савучы, арытаба бозау караучы булып хезмәт сала. Иртәнге дүрттән башланган хезмәт кичке ка- раңгыга кадәр дәвам итә. Әмма нинди генә авырлыклар булмасын, ул югалып калмый, үзенә кушылганны намус белән башкара. Г.Гыйльметдинова лаеклы ялга чыкканчы басу батырларына аш пешерә. Аның тәмле ашларын игенче- ләр бүген дә сагынып искә ала. Кайда гына эшләсә дә, алдынгылар исемлегеннән төшми, һәрвакыт мактап телгә алына. Фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана. Илеш районы ВЛКСМ комитетының, бик күп тапкырлар М.Гафури ис. колхоз идарәсенең, КПССның Илеш район комитеты һәм район Советы Башкарма комитетының Почет грамоталарына ия була. 1969 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә.

1964 елда Лаяшты авылы егете Мидхәт Авзалетдин улы белән гаилә кора. Кияү егете киленне, ул чорга хас булганча, колхозның яхшы атлары җигелгән тарантаска утыртып алып кайта. Гөрләтеп туй ясыйлар.

Тормыш иптәше бар гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, 41 ел механизатор булып эшли. Колхоз территориясендәге басуларда, терлекчелек фермаларында, урман-яланнарында Мидхәт абыйның кулы тимәгән, эш көче кермәгән, маңгай тире таммаган бер карыш җир дә юктыр, мөгаен. Һәрвакыт ул хезмәтнең иң кайнар участогында була. Аның портреты колхозның Почет тактасыннан төшми, исеме җыелышларда мактап телгә алына.

Бер-бер артлы балалары Шамил, Илдус, Флүсә, Гүзәл туа. Шаулап – гөрләп дөнья көтәләр, яңа йорт тергезеп чыгалар, ихата тутырып кош-корт, мал туар асрыйлар. Балаларын да бер йодрыкка туплап, хезмәттә чыныктырып, үзләре үрнәгендә, үзаллы тормышка әзер буын итеп тәрбияләргә тырышалар. Кызганычка каршы, Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан уллары Илдус мәрхүм була.

Әйтергә кирәк, Гыйльметдиновлар нигезенә килен булып төшкәч, аны үз кызыдай каршы ала бианасы белән биатасы, алар озак еллар бергә тату итеп яшиләр. «Бианам, биатам безнең киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез булды, балаларыбыз караулы дип, һәрвакыт өйгә тыныч күңел белән кайттык», - дип искә ала ул кадерлеләрен. Шуңа да якыннарын азакы сулышларына кадәр яхшылап тәрбияләп, фатихаларын алып, соңгы юлга озаталар.

Бүгенге көндә бар гомерләре тырыш хезмәттә үткән Гыйльметдиновлар йорт тирәсен гөлгә күмеп матур чәчәкләр, төрле җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар, дөнья яңалыклары белән хәбәрдар булып, балалары, 4 оныгы, 2 оныкачы өчен һәрвакыт терәк-таяныч алар.

-Әниебез, белән әтиебез бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлады. Тормыш юлында очраган авырлыкларны горур үткәреп, безгә – балаларына яхшы тәрбия биреп, югары белем алырга ярдәм итеп, кешелекле, кечелекле, ихтирамлы, ярдәмчел булырга өйрәтте. Кайчан кайтып кермә, туган йортыбыздан якты, җылы нурлар бөркелде, аш-суга мул табыннар, йөрәк җылысын безгә өләшеп бирүче әни белән әти каршы алды, - дип хәтерли кызы Гүзәл. -Балаларыбызның барысы да тормышта үз юлларын тапты. Бүгенге көндә без бик бәхетле. Аллага шөкер, шәһәрдәге кебек тормышта яшибез - өйгә газ, су кергән, керне автомат машина юа.

Балаларыбыз килеп, кайтып ярдәм итеп тора. Исәнлек кенә булсын, - дип сүзен йомгаклады Глүсә апа.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас