+1 °С
Кар
Әйткәндәй, 8нче сыйныфта укыганда авылга кергәндә юл кырыена агачлар утырткан идек. Инде алар зур булып үсте. Агымдагы елда сыйныфташларым белән бергә җыелып, 300дән артык нарат, чыршы, үсентеләре утырттык. Әлеге изге гамәлне тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән авылның старостасы Салават Рафыйковка, җирне сөреп бирүче Руслан Миңнеәхмәтовка, үсентеләрне утыртучы һәм су сибеп торучылар Гөлнәзирә Миңнехановага, Илшат Кәшфетдиновка, Фәнилә Гарифуллинага, Фәвил Сираевка – һәммәсенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яшәү дәрте янып торганда, һәрберебезнең йөрәкләрендә ярдәмчеллек хисләре сүнмәсен.
Рима БАДИКОВА. Югары Манчар авылы.