Тыныч тормыш, авылларда, басу-кырларда эш гөрли. Бер мизгелдә дөньялар бөтенләй икенче якка үзгәрүен күз алдына да китермәгән халык өчен авыр, катлаулы көн башлана. Илне караңгылык каплап ала, Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш бер йортның да ишеген шакымый калмый. Бер төркем авылдашлары белән беррәттән, Тимербулат та, әнисен, тормыш иптәшен, дөньяга аваз салырга да өлгермәгән сабыен калдырып сугышка китә. Тимербулатны әнисе борынгылардан калган йола буенча икмәк каптырып, «Син кайтканчы бу ашалып бетмәгән икмәгең сине көтеп торсын, ризыгың туган йортыңа чакырып торыр», - дип елый-елый изге догалар укып, фатихаларын биреп озатып кала.
Бик тиз генә кайтырбыз дип киткәннәрнең бу сәфәре бик озакка сузыла, кемдер өчен ул соңгысы була.
Әйе, сугыш елларында бер кемгә дә җиңел булмый: тылда да, сугыш яланында да. Авылда калган хатын-кызларга да бик авырга, хәтта ат урынына үзләре җигелеп җир сөрергә туры килә.
Ниһаять, илебез күгендә Җиңү кояшы калка. Исәннәр әйләнеп кайта, Тимербулат (Илнур Кадраев) кына хәбәрсез югала. Менә кайтыр дип, бик озак көтә Мәрзия (Гөлнара Кадраева), әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән улы Маратны үстерә. Ләкин тормыш тукталып кала алмый. Авыр еллар, тормыш көтәргә ир-егет кирәк. Ун елдан соң Мәрзия Хәмиткә (Азат Гыймазов) кияүгә чыга, аларның бер-бер артлы өч балалары туа. Тимербулатның әнисе Шәмсинур әбекәйгә (Мөнирә Әхмәтова) дә җил - яңгыр тидерми тормыш көтә алар.
Тимербулатның сугышка китүенә унсигез ел үткән. Инде аның исән түгеллегенә барысы да ышанган, авыр кайгыны кабул иткән. Һәм менә инде җайга салынып киткән тормышны кискен үзгәртеп, унсигез елдан соң, күп кайгылар күргән, туган иленә кайтыр өчен чиксез авырлыклар үткән Тимербулат кайтып төшә.
Шатлык, күз яшьләре, яңа тетрә нүләр... Туган нигез, әмма биредә Тимербулат өчен бәхет ишеге ябык. Күршеләре, дуслары һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Сабирҗан (Рүзил Вәлиев) белән Сәгыйдә (Ирина Басикова), Җиһания (Альмира Гыймазова), Шәйхлислам (Рәмзия Сәетова), Саҗидә (Миләүшә Гыйльметдинова) килеп, хәлен белеп торалар, сөйләшеп утыралар, кунакка чакыралар. Әйе, хәрбине авылдагы һәр кеше хөрмәтли, очрашуларга да чакыралар, эш тә бар. Тик күңелдә бушлык. Аны үзе сугышка киткәч дөньяга килгән улы Марат (Илдар Шәйдуллин,9 сыйныф укучысы) кына тулыландырган кебек.
Тимербулатка да, Мәрзиягә дә, хәтта Хәмиткә дә җиңел түгел. Бер якта – өзелеп яраткан яшьлек мәхәббәте, Тимербулаты, икенче якта – өч баласы, аларның әтисе Хәмит. Әлбәттә, Мәрзия – акыллы хатын, ул балалары бәхетен сайлый.
Күңелләрне нечкәрт кән миз гелләрдә әсәрнең көлкеле образлары – Сабирҗан, Сәгыйдә, Шәйхелислам тамашачы кәефен бик оста күтәреп җибәрә белде.
Спектакльдәге һәр геройның язмышы тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки алар кеше гомеренең нинди катлаулы да, авыр да, кайгылы да булуы турында сөйли. Спектакльдә тол хатыннар образы Җиһания роле аша матур итеп күрсәтелә. Бу образның чагылышын Альмира Гыймазова оста башкаруы, моңлы тавышы белән тамашачы күңелен яулап алгандыр, билгеле.
Яратып та, ачык итеп әйтә алмаган мәхәббәт... Саҗидә Тимербулат абыйсына булган сөю хисен белдерә. Миләүшә Гыйльметдинова үз ролен җиренә җиткереп уйнавы белән хатын-кыз мәхәббәтен, сабырлыгын, шул ук вакытта тыйнаклыгын да күрсәтә алды.
Ә ике ирнең (Тимербулат һәм Хәмит образлары) үзара аңлашуы күпләр өчен үрнәк булгандыр. Яраткан кешеләр, балалар хакына ачыктан-ачык сөйләшү кирәклеген күрсәтте алар.
Тимербулат туган авылына ничек ашкынып кайтса, шулай ук ашкынып чыгып китә. Әнисен җирли, яраткан хатынының яңа гаиләсен җимерергә теләми, кадерлесен хәстәрләп торганнары өчен рәхмәтләрен әйтеп авылыннан китә. Нинди генә авыр юл үтсә дә, Тимербулат кешелек сыйфатларын югалтмый, дошман тән яралары салса да, ихтыярын сындыра алмый. Улы гына әтисе белән китәргә риза булмый, әмма аралашып яшәргә вәгъдә бирә. Менә шушы өмет белән Тимербулат якыннары белән хушлаша.
Үрмәт мәктәп коллективының чыгышы тамашачыларны уйландырды да, елатты да, шул арада көлдереп тә алды.
Имин тормышның кадерен белергә, нинди генә хәл-вакыйгалар алдында да кеше булып калырга, бер-беребезгә әдәпле, игътибарлы булырга кирәклеген тагынбер тапкыр инанырга мәҗбүр итте коллектив.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.