Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 октябрь , 12:00

Рәссам да, шагыйрь дә

Илеш халкы элек-электән үзенең киң күңеллеге, хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Билгеле шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана. Якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам, керамика, агач ую сәнгате остасы һәм талантлы шагыйрь Хәмит Латыйпов шундыйларның берсе.

Рәссам да, шагыйрь дә
Рәссам да, шагыйрь дә

Тормыш биографиясенә күз салсак, Х.Латыйпов Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә дөньяга килә. Шул елларны аларның гаиләсе туган якларына – районыбызның Бүләр авылына күченеп кайта. Хәмиткә җиде ай чагында – әнисе Мофаваза, унөч яшендә әтисе Нәҗип вафат булып, малай ятимлектә үсә. Бүләрдә – башлангыч, күрше Тыпый авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Ул башта - Кадер авыл клубы мөдире, арытаба «Маяк» гәзитендә бизәлеш рәссамы булып эшли. Уфа сәнгать училищесында, Уфа төзелеш-һөнәри училищесының берьеллык балта осталары курсында, Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында «Богородская резьба» дигән берьеллык махсус курсларда белем алып, һөнәри осталыгын камилләштерә. Туймазы шәһәрендә фарфор заводында рәссам-бизәүче вазифасын башкара, «Медицина пыяласы» заводында төрле сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара, киндердә 50гә якын рәсем-картина иҗат итә.

Рәсем белән беррәттән, иҗатчы үзен поэзиядә дә сынап карый. Балачагыннан сәнгатькә, шигърияткә гашыйк Хәмит Нәҗип улы матбугат битләрендә («Аргамак», «Казан утлары» журналлары, «Өмет», «Мәдәни җомга» гәзитләре) лирик шигырьләре, фәлсәфи эчтәлекле дүртьюллыклары белән игътибарны җәлеп итә. «Җир һәм күк» , «Күңелем сурәтләре» дип исемләнгән шигырьләр җыентыклары үз рәсемнәре белән бизәлеп чыгарыла. Сынлы сәнгать әсәрләрен һәм шигырьләрен үз эченә алган «Галәми гамь-Вселенский лад» җыентыгы дөнья күрә. Язмыш аны Казан якларына алып килә. Биредә ул «Туран» милли-мәдәни үзәк белән хезмәттәшлек итә, төрле яңа сувенирлар, сандыклар, тартмалар, бизәкле савыт-сабалар, тәлинкәләр иҗат итү белән шөгыльләнә.

Татарстан һәм Башкортстан сәнгатендә үз урынын биләгән шәхеснең күп кенә әсәрләре ТР Милли һәм Дәүләт сынлы сәнгать музейларында, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Нестеров ис. Башкорт дәүләт сәнгать, Туймазы тарих-туган якны өйрәнү, Болгар дәүләт тарих-архитектура музейларында, Яңа Кырлайдагы Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында, Мәскәү шәһәре музейларында саклана, Германия, АКШ, Израиль, Төркия, Франция илләренең шәхси коллекцияләрен бизи. Ул - республика, төбәк, Русия күләмендә уздырылган күргәзмәләр катнашучысы, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Туймазы шәһәрләрендә оештырылган шәхси күргәзмәләр авторы.

Каләм иясенең иҗат эшләре милли рух белән сугарылган, түбәтәйле ир-атлар, яулыклы хатын-кызлар сурәтләнә, шулай ук мифологик образларга да мөрәҗәгать итә. Сихри төсләргә бай рәсемнәре, балчыктан ясалган сувенирлары, агачны уеп-юнып эшләнгән бизәкле сыннары беркемне дә битараф калдыра алмый. Төрле жанрларда үз көчен сынап караган сәләт иясе соклану хисе уята, иҗат эшләре карашны сөендерә. Якташыбыз, рәссам, скульптор, шагыйрь, Русиянең Рәссамнар һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Хәмит Латыйповның район тарих-туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәсе ачылды. Ул 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. +6
Рәхим итегез, райондашлар. 

Лира КӘБИРОВА.

Рәссам да, шагыйрь дә
Рәссам да, шагыйрь дә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: