ҺӘЙКӘЛ АВАРИЯ ХӘЛЕНДӘ ДИП ТАНЫЛДЫ
Агымдагы елның 14 октябрендә республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт идарәсе федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга документациягә дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре буенча акт бастырып чыгарды. Документацияне Казанның “ТСНРУ” җәмгыяте эшләгән, экспертизаны Санкт-Петербургның “С. П. Бург и партнеры” җәмгыяте үткәргән. Алардан күренүенчә, монумент авария хәлендә һәм аңа җентекле реставрация таләп ителә. Скульптураның кайбер элементлары чатнаган, нәтиҗәдә, металл тутыга башлаган. Постаментның үзендә чатнаган плитәләр, киселгән фрагментлар, җимерекләр бар, калкулык ташлары утырган.
Шулай итеп, атка атланган җайдак скульптурасының үзен генә түгел, ә аның пьедесталы һәм хәтта ел саен елга ягына шуышучы калкулык та ремонт таләп итә. Ремонтны озакка сузу һәйкәлнең җимерелүенә китерергә мөмкин.
НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘНӘЧӘК?
Дирбиянең югалган элементы — геометрик бизәкле күкрәк япмасы тергезеләчәк, бу һәйкәлгә аның тарихи үзенчәлеген кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук 2005 елда фирүзә төсенә үзгәртелгән кара-соры төсне кайтару планлаштырыла.
Һәйкәлнең үз-үзен тигез тоту сәләтен тергезү өчен авария хәлендә булган тимер каркас алмаштырылачак. Постаментны зурлыгы, формасы һәм фактурасы буенча бертөрле булган кара гранит блоклар белән тышлаячаклар.
Шулай ук, проект калкулыкның беренчел формасын тергезүне һәм аны ныгытуны күздә тота.
АЛЫРГА ЯРАМЫЙ КАЛДЫРЫРГА
Экспертлар бертавыштан скульптураны постаменттан алу һәм махсус әзерләнгән һәм җиһазландырылган бинада реставрацияләү кирәклеген раслый. Бу һәйкәлнең эчке терәк каркасын алмаштыру зарурлыгы белән бәйле.
– Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлектән, тышкы ягы 60тан артык кисәктән тора. Аның эчендә терәк каркас урнашкан. Экспертиза һәйкәлнең эчке терәк каркасын алмаштыру кирәклеген раслый, шуңа бәйле рәвештә һәйкәлне сүтү һәм эчкә үтеп керү мөмкинлеге кирәк. Һәйкәлне төшермичә генә моны эшләү мөмкин түгел, – диде Мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Мөслимов. – Скульптура куелган пьедесталның үзен дә ремонтларга кирәк. Нәкъ эчендәге бетон таушалган.
Һәйкәлнең авырлыгы 40 тоннадан артык, аны сүтмичә генә ремонтлау куркыныч. Моннан тыш, һәйкәл урнашкан калкулыкны да тәртипкә китерү планлаштырыла. Скульптураны сүтмичә, моны эшләү мөмкинлеге булмаячак. Нәкъ менә шул сәбәпләргә бәйле, проектлаучы һәйкәлне сүтү кирәклеге турында карар кабул итте.
– Аны сүткәч, скульпторга һәйкәлне реставрацияләү уңайлы булачак. Әлеге вакытта проект документациясен эшләү белән шөгыльләнүче оешманың Волгоградтагы “Ватан-ана чакыра!” һәйкәлен реставрацияләү тәҗрибәсе бар, – дип билгеләде эксперт.
Нәкъ менә шундый реставрация мөһимлеге турында сүз барса да, республикада яшәүчеләрдә урынлы сорау туа: ни өчен “Ватан-ана чакыра!” һәйкәле урында ремонтланган, ә Башкортстан героен, һичшиксез, цехка алып китәргә кирәк?
– Волгоград шәһәрендә урнашкан әлеге скульптураны ремонтлау, нигездә, аның тышкы өлеше буенча башкарылган. Моннан тыш, скульптура шул урынында бетоннан коелган, бу сүтү эшләренә комачаулый. Бу – үзенчәлекле очрак, – диде танылган скульптор, 40тан артык монументаль композиция авторы Салават Щербаков.
Салават Юлаев һәйкәлен остаханәдә реставрацияләүнең күп өстенлекләре бар, дип саный әңгәмәдәшебез.
– Цехта һәйкәлне ачарга, яктыртырга, җылытырга, каркасны карарга, алмаштырырга, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга мөмкин. Ягъни остаханәдә, ул барлык сәнгать үзенчәлекләрен исәпкә алып, тулысынча тергезелергә мөмкин, моны урамда эшләп булмый. Анда һава шартлары да йогынты ясый, башка уңайсызлыклар да бар. Өстәвенә, постаментны һәм ул торган калкулыкны ремонтлау мәсьәләсе дә кискен тора, – диде ул.
ҺӘЙКӘЛЛӘРНЕ СҮТЕП ЯҢАРТУ – КИҢ ТАРАЛГАН ТӘҖРИБӘ
Күп кенә танылган архитектура объектлары реставрация вакытында сүтелгән. Ачык мисалларның берсе – киң билгеле “Эшче һәм колхозчы” скульптурасын реставрацияләү. 2004 елның октябрендә һәйкәлне ашыгыч рәвештә ремонтка алып китәләр. Ул шулкадәр нык тутыккан була ки, хәтта скульптураны 40 кисәккә бүлергә һәм һәрберсен аерым ремонтларга туры килә. Реставрациядән соң Мәскәүнең төп символларының берсе яңа постаментка урнаштырыла.
Кызыл мәйданда урнашкан Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский һәйкәле дә моңа охшаш реставрацияне уза. Борынгы скульптура халык акчасы исәбенә төзелә, аның өстендә эш хәтта 1812 елгы Ватан сугышы вакытында да дәвам итә.
Шундый ук ысул белән 2020 елда Мәскәүдә Маршал Жуковка һәйкәл реставрацияләнә. Мондый мисаллар илебезнең башка шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә бар. Мәсәлән, 2017 елда демонтаж юлы белән Лондондагы Елизавета манарасы реставрацияләнде, ул күбрәк Биг Бен буларак билгеле. Ремонт эшләре биш ел дәвам итте.
Әһәмияте бәяләп бетергесез!
Һәйкәлне төшерәчәкләр дә урынына кире кайтармаячаклар, дигән имеш-мимешләрнең бернинди нигезе дә юк. Бу хакта борчылмаска мөмкин. Монументны тергезү эшләре Уфада башкарылачак. Башкалада моның өчен бөтен шартлар да бар.
Монумент турында оныту мөмкин түгел, чөнки Салават Юлаев һәйкә-
ле – республиканың аерылгысыз символы. Русиялеләрнең күбесе өчен Башкортстан әлеге һәйкәл һәм Салават Юлаев исеме белән күзаллана. Аның образы Башкортстанда яшәүчеләрнең тормышының барлык өлкәләренә үтеп кергән. Күпсанлы архитектура объектлары, урамнар, авыллар, район, шәһәрләр аның исемен йөртә. Аның исеме белән Украинада, Эстониядә, Казахстанда урамнар аталган. Батырның исемен бөтен илгә танылган хоккей клубы данлый, дәүләт орденнары һәм премияләре булдырылган. Республикада ел саен Салават Юлаев көннәре билгеләп үтелә, алар кысаларында Республика фольклор бәйрәме – “Салават җыены” үткәрелә. Агымдагы елның җәендә батырның туган ягында “Салават җире” тарихи-мемориаль комплекс ачылды.
Башкортстанда яшәүчеләр өчен батырның образы һәм аның турында истәлек кенә мөһим роль уйнамый. Республиканың рәсми гербы чыгып килүче кояш фонында Салават Юлаев һәйкәле сурәтеннән гыйбарәт. Бу символлар һәм объектлар Салават Юлаевның Башкортстан өчен зур әһәмиятен дәлилли.
Хәтта безнең заман геройлары да Салават Юлаев белән тыгыз бәйләнгән. Безнең якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар милли гвардия гаскәрләре составында Салават Юлаев исемендәге Башкортстанның ике батальонында хезмәт итә. Батальон хәрбиләре Донбасста һәм Курск өлкәсендә хәрби бурычларны батырларча үти.
Бөек Ватан сугышы вакытында танк батальоны Салават Юлаев исеме белән аталган. 80 ел узгач, тарих кабатлана, димәк, аның исеме әһәмиятле һәм хөрмәткә лаек.
Башкортстанның милли каһарманы образы немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә дә актив кулланыла. Мәсәлән, Русия Герое һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов үзенең шәхси составы алдындагы чыгышында “Салават токымы чигенә белми” дигән сүзләрне еш кабатлаган.
Һәйкәлләрне реставрацияләүне милли үзаңны һәм тарихи күчәкилүчәнлекне саклауга ярдәм итүче киләчәккә инвестицияләр белән чагыштырырга була. Ул монументның беренче кыяфәтен һәм тарихи статусын кайтарырга мөмкинлек бирә, аның республика символы буларак мөһим ролен ассызыклый.
Анатолий Романов, район ветераннар советы рәисе:
– Без әлеге вакытта Сосланбәк Тавасиевның уникаль иҗаты торышы начар хәлдә булуы һәм һәйкәлне реставрацияләү кирәклеге турында онытмаска тиешбез, чөнки вакыт аны кызганмаган. Мин реставрацияләнгән Салават Юлаев һәйкәле киләчәктә дә Башкортстан башкаласының һәм бөтен республиканың лаеклы бизәге булырына ышанам.
Юлдаш ЙОСЫПОВ,
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе:
– Без республика халкының борчылуларын тулысынча уртаклашабыз. Шул ук вакытта һәйкәлнең торышы да борчый. Аны реставрацияләргә кирәклеге турында шик юк. Һәм бу очракта без тәҗрибәле реставраторларга таянырга тиеш. Һәм, әлбәттә, бу тулысынча ачык булырга тиеш, бу – безнең позиция. Бу очракта да без Корылтайның Күзәтчелек советында катнашуын көчәйтергә телибез. Без аны реконструкцияләү процессын җентекле күзәтәчәкбез. Экспертлар һәйкәлне төшерергә кирәк дип аңлатты. Якындагы елларда аның җимерелү куркынычы бар. Әлбәттә, безнең символ булган һәйкәлне мондый куркыныч астына куя алмыйбыз, һәм бу очракта аны реконструкцияләү мотлак.
Материалларны «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе редакциясе әзерләде.