Хәйрия концертына килүчеләрнең игътибарын Яшьләр мәдәният сарае каршында урнаштырылган “Нива” автомашинасы, берничә мотоцикл, калай мичләр җәлеп итте – бу илешлеләрнең чираттагы гуманитар ярдәменең бер өлеше иде. Ә инде фойеда тамашачы район мәгариф идарәсенең, мәдәният бү-леге, гуманитар ярдәм штабы әзерләгән “Рәхмәтле Илеш халкыннан” күргәзмәсе белән танышты, “Мирас” фольклор халык ансамбленең чыгышын тыңлап хозурланды, биергә дә төште.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов катнашты.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм үземнең исемнән хәйрия концертында сезне сәламләүгә шатмын. Бүген нацизмга каршы көрәшүче, Русияне һәм Европаны фашизмнан азат иткән бабаларыбызның эшен дәвам итүче алгы сызыктагыларга безнең ярдәм нык кирәк. Бөек Ватан сугышы вакытында сугыш яланында да, илебезнең тылында да фашизмга каршы халык бердәм күтәрелде һәм Җиңү безнең якта булды. Ул вакытта да җыр яудагылар белән тылдагыларның бер сафына көчле корал булып басты. Җыр халыкның рухын күтәрде, Җиңүгә ышаныч арттырды, дошман өчен куркыныч коралга әверелде. Бүгенге чарада без бергәләп үз бурычын илебезне яклап үтәүче хәрбиләргә теләктәшлек белдерәбез. Концерттан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы илешлеләргә ярдәмгә тотынылачак. Бу концерт безнең ничек берләшә алуыбызның, бердәм булуыбызның тагын бер яхшы үрнәге булсын. Бүген без солдатларыбызның артында ышанычлы тыл булып торабыз. Аларның каһарманлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә без тыныч яшибез, эшкә йөрибез, балаларыбыз балалар бакчасына бара, мәктәпләрдә укый.
Һәркайсыбыз уртак Җиңү өчен нәрсә дә булса эшли ала. Армия белән халыкның бердәмлеге һәрвакыт безнең көч булды. Илешлеләр дә илебезгә янә фашизм яный башлагач, бердәм булып, туган җирен яклау өчен кулына корал алды. Кызганыч, сугыш булгач, югалтулар да бар. Без аларның батырлыгын, каһарманлыгын бервакытта да онытырга тиеш түгел! – диде Ирек Сәгыйтов һәм мәрхүм яугирләр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.
Аннан соң Ирек Хәйрәвәри улы “Ихлас“ җәмгыяте директоры Динар Бәхтизинга, шәхси эшкуарлар Финат Харисовка, Рүзил Ялаловка, Ришат Гәрәевка, Муса Гәрәев исемендәге автомәктәп директорының укыту буенча урынбасары Әлфинә Никифоровага, М.Гәрәев ис. кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллинга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә шәхси өлеш керткән өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.
Хәйрия концертында Ирек Сәгыйтовның А.Рәҗәпова сүзләренә И.Бәһавиев иҗат иткән «Зинһар, исән кайтыгыз!» җырын башкаруы тамашачының йөрәкләренә үтеп кереп, аны аягүрә басып тыңларга мәҗбүр итте.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Илеш районы «Якташлар» оешмасы җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов якташларына, килгән кунакларга зур рәхмәт сүзләре җиткерде һәм “Атайсал” проектының яңа юнәлеш алуын әйтте.
– Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт биргәннән соң, бу проект кысаларында районнан читтә яшәүчеләр үзләренең кече Ватаннарына ярдәм итә башлады. Бүгенге илешлеләрнең хәйрия концерты шушы проектка яңа омтылыш, юнәлеш бирә. Районыбыздан читтә яшәүче як-ташларыбыз Илештән махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләргә ярдәм булсын өчен хәйрия концерты оештырды һәм залдагы һәркем Җиңүгә үз өлешен кертте. Кече Ватаныбызның тынычлыгы, алга китүе ул туган илебез, Русиянең иминлеге белән бәйле. Ир-егетләребез Җиңү белән кайтыр! – диде Фаил Камил улы.
Сәхнә түренә Илеш районында туып-үскән, район белән тыгыз элемтәдә булган күренекле артистлар – Башкортстанның халык артистлары Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәдис Ганиев, Дамира Сәетова, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Фирдүс Шәрәфуллин, Идрис Кәлимуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илшат Сибәгатуллин, Фәйрүзә Нурыева, популяр артистлар Зилә Мусина-Шәрәфуллина, Рөстәм Шакиров, Айдар Рәкыйпов, Башкорт дәүләт аграр университетының, район мәдәният сараеның сәнгать осталары бер-бер артлы чыгыш ясап, һәркайсы ихлас һәм көчле алкышларга күмелде.
Хәйрия концертында, илешлеләрдән тыш, сәхнә түрендә дә, тамаша залында да республикабызның төрле районнары вәкилләре булуы халкыбызның бердәмлеген тагын бер тапкыр раслады. Юкка гына “Бердәмлектә – көч” димиләр!
Зөһрә ИСЛАМОВА. Уфа шәһәре.